Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Эссе һава торышы үсемлекләргә дә, терлекләргә дә зыян китерә

"Аксубай продкорпорациясе" ООО базасында чәчүдән соң басуларны тәрбияләү, дым саклау, азык хәзерләү һәм сөт җитештерү мәсьәләләренә багышланган район семинар-киңәшмәсе үтте. Семинар эше дым саклау техникасы эшләгән кырда үтте. Монда шулай ук үсемлекләрне корткычлардан һәм чүп үләннәрдән саклау техникасы да куелган иде. -Озак вакытка сузылган эссе һава торышы районның авыл хуҗалыгы...

"Аксубай продкорпорациясе" ООО базасында чәчүдән соң басуларны тәрбияләү, дым саклау, азык хәзерләү һәм сөт җитештерү мәсьәләләренә багышланган район семинар-киңәшмәсе үтте.


Семинар эше дым саклау техникасы эшләгән кырда үтте. Монда шулай ук үсемлекләрне корткычлардан һәм чүп үләннәрдән саклау техникасы да куелган иде.

-Озак вакытка сузылган эссе һава торышы районның авыл хуҗалыгы формированиеләренә зур зыян китерә,-диде җыелучылар алдында чыгыш ясаган район башлыгы Камил Гилманов. -Үсемлекләргә дым җитми, шул ук вакытта эссе һава торышы чүп үләннәрнең гөрләп үсүенә һәм корткычларның таралуына юл куя. Бүгенге көндә безнең алда мөһим чара- чәчүлекләрне саклау өчен тиешле барлык агрочараларны да куллану бурычы тора. УСХиП җитәкчесе Хәлил Хәлимов ничек дым саклау һәм үсемлекләрне тукландыру кирәклеген мисалларда күрсәтте. Бу, беренче чиратта, шытымнарны тырмалау, үсемлекләрнең яфраклары аша үзләштерелгән биопрепаратлардан файдалану.

Билгеләп үтелгәнчә, кырларны иртән иртүк һәм кичке вакытта эшкәртергә кирәк.
Семинар барышында шулай ук печән, яфрак азык һәм дару үләннәрен әзерләүгә басым ясалды. Печән өсте турында сүз барганда, печән чәчелгән мәйданнарны яңарту эшен дәвам итү билгеләп үтелде.

Эссе һава шулай ук терлекчелек тармагына да тискәре йогынты ясый. Белгечләр терлекләрне кич белән көтүне оештырырга, азыклар рационын яхшыртырга һәм терлекләрне канэчкеч бөҗәкләргә каршы эшкәртергә киңәш иттеләр.
-Бары тик барлык агрочараларны үтәп кенә без авыл хуҗалыгы производствосында эссе һава торышына бәйле зыянны киметә алабыз,-дип билгеләп үтте Камил Гилманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев