Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Эшләсәң – әтиең белән

Механизатор - авылда иң авыр һөнәрләрнең берсе. Әмма тумышы белән җир кешесе булган егетләрне авырлыклар куркытмый. "Аксубай" агрофирмасында эшләүче механизаторларның күбесе тәҗрибәле, гомеренең берничә дистә елын кырчылык тармагына багышлаган кешеләр. Гаилә династияләре дә аз түгел. Мәсәлән, Назаровлар. Федор Давыдович үзенең хезмәт эшчәнлеген җирдә эшләүгә багышлый. Ул ел әйләнәсе эш белән...

Механизатор - авылда иң авыр һөнәрләрнең берсе.


Әмма тумышы белән җир кешесе булган егетләрне авырлыклар куркытмый. "Аксубай" агрофирмасында эшләүче механизаторларның күбесе тәҗрибәле, гомеренең берничә дистә елын кырчылык тармагына багышлаган кешеләр. Гаилә династияләре дә аз түгел. Мәсәлән, Назаровлар. Федор Давыдович үзенең хезмәт эшчәнлеген җирдә эшләүгә багышлый. Ул ел әйләнәсе эш белән мәшгуль. Өлкән Назаров җәйге чорда азык хәзерләүдә, сенаж, силос салганда яшел массаны тыгызлауда хезмәт куя. Аның улы Александр - комбайнчы. Бөртек суктыру нәтиҗәләре буенча алдынгы комбайнчылар исәбендә булды. Бөртекле культураларны җыеп алганнан соң, көзге сөрү эшләре башлана.

-Назаровлар - чын игенчеләр, - дип аларны мактап сөйли агрофирма бүлеге управляющие Владимир Дмитриев. - Нинди генә эш кушсаң да, намус белән, җаваплы якын килеп башкаралар.

Бүген әтиле-уллы Назаровлар К-700 тракторын ремонтлыйлар, салам тарттыруга, ашламаны кырларга чыгарырга әзерләнәләр. Кыш җитеп, җирне кар капласа, алар әнә шул эшләрне башкарачак. Әтиле-уллы Назаровлар кебек механизаторларга монда зур ышаныч баглыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев