Терлекчелектә тәҗрибә зур билгеләнешкә ия.
"Сөт иле Аксу" агрофирмасының Трудолюбово бүлеге терлекчесе Рафаэль Канәфинның әлеге тармакта хезмәт тәҗрибәсе 20 ел.
-Рафаэль Касыймович эшкә җаваплы караган, ышанычлы хезмәткәр, - дип сөйли аның турында сөт комплексы мөдире Өлфәт Миндубаев. -Шундый уңган, тырыш кешеләр булганда гына яхшы нәтиҗәләргә ирешеп була.
Терлекченең төп эше...

Терлекченең төп эше - малларны ашату, тәрбияләү. Терлекченең эш көне сәгатьләргә бүленгән. Эш сәгате иртәдән үк башлана. Бу эштә һөнәри осталык та, малларның физиологиясен белү дә сорала. Шуның белән бергә, нәтиҗәләргә ирешү өчен вакытны да, көчне дә кызганмыйча, тырышып эшләргә кирәк. Рафаэль Касыйм улы төркемендә 120 тана бар. Маллар көр, сәламәт, тотрыклы артым бирәләр. Корпуста коры, тәртип, зоотехник таләпләргә нигезләнеп, терлекләрне ашату һәм тәрбияләү планында да барысы да уйлап эшләнгән. Бөтен ышаныч әлеге төркемгә, чөнки озакламый Рафаэль Касыймович тәрбияләгән таналар комплексның савым сыерлары көтүен тулыландырачак.
Нет комментариев