Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Җәен дә, кышын да – мөһим эшләрдә

Фидакарь хезмәт куючы хезмәтчәннәр коллективта һәрвакыт алдынгылар исәбендә. "Сөлчә" ҖЧҖ механизаторы Тәлгат Натиев ихтирам казанган механизатор. Иске Кыязлы авылы кешеләре дә аның турында мактап кына сөйлиләр. Тәлгат Сөнгат улы игенчелектә утыз елдан артык хезмәт куя. Ул үз эшенең чын остасына әверелгән инде. Механизатор елның дүрт фасылында да эш белән мәшгуль....

Фидакарь хезмәт куючы хезмәтчәннәр коллективта һәрвакыт алдынгылар исәбендә.


"Сөлчә" ҖЧҖ механизаторы Тәлгат Натиев ихтирам казанган механизатор. Иске Кыязлы авылы кешеләре дә аның турында мактап кына сөйлиләр. Тәлгат Сөнгат улы игенчелектә утыз елдан артык хезмәт куя. Ул үз эшенең чын остасына әверелгән инде. Механизатор елның дүрт фасылында да эш белән мәшгуль. Язын - кыр, чәчү эшләрендә. Хуҗалык җитәкчелеге аңа камилләшкән яңа "Полесье" комбайнын ышандырып тапшырган. Ә ул беркайчан да сынатмый, бөтен ышанычны аклый. "Сөлчә" ҖЧҖдә узган сезонда сусыл һәм тупас азыклар яхшы сыйфатлы һәм җәйгә кадәр җитәрлек итеп хәзерләнгән. Тәлгат Натиев әлеге эштә үзеннән саллы өлеш керткән. Ул идарә иткән комбайн берьеллык һәм күпьеллык үләннәрне чаптыруда, кукуруз урдыруда басып торуны белми. Сенаж һәм силос салу бурычы уңышлы хәл итлгәч, механизатор өчен чираттагы этап килеп җитә. Ул көзге кыр эшләрен башкара - туфракны йомшарта, көзге культуралар чәчә. Кышкы айларда да аның эш-мәшәкате җитәрлек, чөнки товарлыклы-сөтчелек фермасында саламга кытлык булырга тиеш түгел. Салам маллар өчен азык та, аны тарлекләрнең асларына да җәяргә кирәк. МТЗ 1221 тракторында ул ферма йортына кырдан салам кайтара.

-Тәлгат Натиев - уңган механизаторларның берсе, - дип мактап сөйли "Сөлчә" ҖЧҖ җитәкчесе Мансур Минебаев. - Ул бернинди эштән дә курыкмый, нинди генә эш йөкләсәң дә, җиң сызганып үти, җавапчыл башкара. Авыл хуҗалыгы тармагында аның кебек булдыклы, уңган кешеләр күбрәк булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев