Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Ел әйләнәсе эштә

Игенчелек соңгы нәтиҗәгә бәйле. Ә бу - тулы келәтләр, җитәрлек азык. "Сөт иле Аксу" агрофирмасында быел мул уңыш алдылар, кырык мең тоннага якын сенаж, кырык сигез мең тоннага якын силос салынган. Бу исә план күрсәткеченнән күпкә югары. Җәйге чорда механизатор Юрий Шишкин бик яхшы эшләде. Яз җитү белән ул чәчү...

Игенчелек соңгы нәтиҗәгә бәйле.


Ә бу - тулы келәтләр, җитәрлек азык. "Сөт иле Аксу" агрофирмасында быел мул уңыш алдылар, кырык мең тоннага якын сенаж, кырык сигез мең тоннага якын силос салынган. Бу исә план күрсәткеченнән күпкә югары. Җәйге чорда механизатор Юрий Шишкин бик яхшы эшләде. Яз җитү белән ул чәчү агрегатына идарә итте. Ә аннан соң, үзәк базаның механикалаштырылган звеносы составында "Полесье" комбайны белән үләннәр чаптырды. Агрофирма бүлекләрендә азыкларның җитәрлек күләмдә булуында Юрий Шишкинның да өлеше зур.

"Баланда" бүлегенең иң яхшы хезмәткәрләреннән берсе - Николай Копанев. Ул зур тәҗрибәгә ия игенче. Үзенә беркетелгән МТЗ-1221 тракторы белән нинди генә эшләр башкармады ул. Үзе сөрә, чәчә, уңышны җыеп ала.

-Юрий Шишкин һәм Николай Копанев авыл хуҗалыгы производствосын җитәкләп баручы уңган хезмәткәрләр, - ди "Сөт иле Аксу" агрофирмасы баш агрономы Илшат Гафиятов. -Алар теләсә нинди эшне җавапчыл башкаралар, үз эшләрен яхшы беләләр.

Механизаторлар кышын да эшсез утырмыйлар, алар техника ремонтлау белән мәшгуль.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев