Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Чәчүгә тулы әзерлек белән

Агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2015 елда язгы кыр эшләрен үткәрүгә әзерлек буенча конкурс булып узды. Составында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының җитәкче киңәшчесе Илнур Сафин, ТР да селекция өлкәсендәге казанышларны сынау һәм саклау буенча дәүләт комиссия филиалы инспекциясе җитәкчесе Сергей Турин һәм шулай ук район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек...

Агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2015 елда язгы кыр эшләрен үткәрүгә әзерлек буенча конкурс булып узды.

Составында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының җитәкче киңәшчесе Илнур Сафин, ТР да селекция өлкәсендәге казанышларны сынау һәм саклау буенча дәүләт комиссия филиалы инспекциясе җитәкчесе Сергей Турин һәм шулай ук район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәлил Хәлимов, Дәүләт техник карау бүлеге җитәкчесе Газинур Зәйдуллин, УСХиП белгечләре Николай Становов һәм Хисбулла Сөнгатуллин булган комиссия районның барлык хуҗалыкларында булды.
Әлеге вәкилләрдән торган комиссия техниканың кыр эшләренә әзерлегенә бәя бирде. Авыл хуҗалыгы техникасы, тракторларның язгы чәчүне үткәрүгә әзерлеге, хезмәт коллективларында хезмәтне саклау, орлыклар торышы тикшерелде. Конкурс Положениесенә нигезләнеп, максималь балл 40 булырга тиеш иде.
"Сөт иле Аксу" агрофирмасы базасында әзерлек линейкасына куелган техникага карата дәгъва булмады. Кайбер сәбәпләргә, шул исәптән запас частьлар булмауга да карамастан, әлеге хуҗалыкта соңгы ике атнада техниканы интенсив хәзерләүгә керештеләр. Механизаторлар әлеге вакыт эчендә ремонт эшләрен төгәлләргә дә өлгергәннәр. Комиссия әгъзалары "Сөнчәле" бүлеген аерым билгеләп үттеләр. Шартлар бертөрле булса да, агрофирманың башка бүлекләреннән аермалы буларак, монда конкурс таләпләре тулысынча үтәлгән.
Комиссия маршруты Баланда, Ленин исемендәге бүлекләр аша үтте. Аларга канәгатьләнерлек дигән бәя бирелде. "Аксу Агро" агрофирмасы тикшерүчеләрне тулы тәртиптә каршы алды. Техниканы карау, хезмәтне саклау эшләренә анализ ясау, орлык материалы торышы - монда бар эшнең дә югары дәрәҗәдә башкарылуын күрсәтте. Аксуагрочылар күптән кырга чыгарга әзер - агрегатлар, чәчү комплекслары һәм барлык техника ремонтланган, барысы да җентекләп уйланган, эш итүнең төгәл планы төзелгән. Игенчеләр кыр кампаниясе эшләренә керешкәннәр инде. Бәя бирү комиссиясенең әлеге хуҗалыкта теге яки бу эшкә карата дәгъвасы булмады. "Аксу Агро" 36 балл туплап, беренче урынга исәп тотты.
"Сөлчә" ҖЧҖ игенчеләре дә язны көтеп, вакытларын бушка уздырмаганнар. Комиссия аларның язгы чәчү эшләрен оешкан төстә, сыйфатлы итеп үткәрергә омтылуын лаеклы бәяләде. Моның өчен алар техниканы ышанычлы ремонтлаганнар, хезмәтне саклауга кагылышлы барлык мәсьәләләрне дә җентекләп уйлаганнар, орлыклар белән дә бар да тәртиптә.
"Актай" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә дә кыр эшләрен үткәрүгә әзерлек буенча конкурска җитди якын килгәннәр. Конкурс комиссиясе үз эшен "Аксубай" АФ да төгәлләде. "Чирмешән" һәм "Луч" бүлекләренең машина-трактор парклары территориясендә язгы чәчү эшләренә чыгачак барлык тракторлар һәм авыл хуҗалыгы машиналары әзерлек линейкасына куелган. Җентекле тикшерү аларның тулы тәртиптә булуын күрсәтте. "Аксубай" Агрофирмасы" да шулай ук барлык таләпләр буенча лаеклы бәя алды. "Луч" бүлегендә комиссия тикшерүенә йомгак ясауда район башлыгы Камил Гилманов та катнашты. Ул язгы кыр эшләре алдыннан чәчү комплексларына уңай бәя бирде.
- Запас частьлар белән тәэмин итүдә кыенлыклар булуга карамастан, механизаторлар барлык ремонт эшләрен дә вакытында башкарганнар, - дип билгеләп үтте ул.
"Аксубай АФ"дан бер генә баллга калышкан "Аксу Агро" район АПКлары конкурсында икенче урынны алды. "Сөлчә" ҖЧҖ тупланган баллар исәбе буенча өченче (соңгы елларда беренче тапкыр) урынга чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев