Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Билгеләнеш

"Сөт иле Аксу" филиалы директоры итеп Тәлгат Габдархманов билгеләнде. Ул 1961 елда Кукмара районында туган. Казан авыл хуҗалыгы институтының механика факультетын тәмамлаганнан соң, "Урал" колхозына инженер-технолог итеп эшкә җибәрелә. Ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән. 1988 елда Алабуга районы Свердлов исемендәге колхозда баш инженер, бер елдан соң шул ук хуҗалык рәисе итеп...

"Сөт иле Аксу" филиалы директоры итеп Тәлгат Габдархманов билгеләнде.


Ул 1961 елда Кукмара районында туган. Казан авыл хуҗалыгы институтының механика факультетын тәмамлаганнан соң, "Урал" колхозына инженер-технолог итеп эшкә җибәрелә. Ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән. 1988 елда Алабуга районы Свердлов исемендәге колхозда баш инженер, бер елдан соң шул ук хуҗалык рәисе итеп билгеләнә. Аннан соң "Мелиорация" ПМКасын җитәкли. Соңгы өч елда "Лекарево" ПСХК рәисе, "Агрофирма Нива" ҖЧҖ директоры булып эшли. 2003 елдан алып Кукмара районының Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесен җитәкли. Өч елдан соң Тәлгат Габдрахмановны "ВАМИН-Татарстан" ААҖнең "Кукмара Элеваторы" филиалы директоры итеп билгелиләр. Аннан соңгы дүрт елда Кукмара УСХиП җитәкчесе булып эшләгән. Өйләнгән, улы һәм кызы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев