Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Барлык эшләрне берьюлы башкарырга

Узган атнада «Аксубай Продкорпорациясе» ООО базасында бөртеклеләрне җыеп алу, азык хәзерләү һәм терлекләрне кышын араннарда асрауга хәзерлек мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә үтте. Семинарга район башлыгы Камил Гилманов җитәкчелек итте. Семинарда УСХиП начальнигы Хәлил Хәлимов, агрофирмаларның генераль директорлары, УСХиП белгечләре катнашты. Семинар эше хуҗалык кырларын караудан башланды. Гербицидлар белән эшләү бәрабәренә кырлар...

Узган атнада «Аксубай Продкорпорациясе» ООО базасында бөртеклеләрне җыеп алу, азык хәзерләү һәм терлекләрне кышын араннарда асрауга хәзерлек мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә үтте.


Семинарга район башлыгы Камил Гилманов җитәкчелек итте. Семинарда УСХиП начальнигы Хәлил Хәлимов, агрофирмаларның генераль директорлары, УСХиП белгечләре катнашты.
Семинар эше хуҗалык кырларын караудан башланды. Гербицидлар белән эшләү бәрабәренә кырлар чиста, ә бу үз чиратында игеннәрне югалтуларсыз җыеп алу мөмкинлеге бирә. Бөртеклеләрне кыска срокларда җыеп алу өчен агрофирма басуларында үзләренеке белән беррәттән җәлеп ителгән комбайннар да эшли.
Район башлыгы җыелучылар игътибарын саламны пресслау һәм эскертләргә куюга, туфрак эшкәртү һәм көзге культураларны чәчүгә юнәлтте.
Камил Гилманов сүзләренә караганда, тулаем районда барлык кыр эшләре дә бердәм алып барыла. Эшнең тыгыз булуына карамастан, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре кирәкле барлык агрочараларны да үтәргә өлгерәләр.
Семинар эше «Аксубай Продкорпорациясе» ООО ның азык йортында дәвам итте, биредә сенаж салу тулы куәткә алып барыла. Янәшәдә өемнәргә печән салынган. Азык йорты территориясе тотып алынган, янгынга каршы чаралар кулланылган. УСХиП начальнигы Хәлил Хәлимов әйтүенчә, азык запасы терлекләр баш санының артуын да күздә тотып, терлекчелек таләпләрен тулысынча канәгатьләндерергә тиеш, монда үткән ел хәзерләнгән азыкларны һич кенә дә игътибарга алырга ярамый.
Семинар эше «Такталы» бүлегенең терлекчелек комплексында төгәлләнде. Җәйге чорда сыерлар җәйге лагерьларга күчерелгән. Ә биналарда агымдагы ремонт эшләре бара. Терлекчеләрнең сүзләренә караганда, бу эшне дә параллель алып барырга кирәк, чөнки терлекләрне кышкы асрау чоры тау артында түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев