Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Азыклар җитәрлек булырга тиеш

Районда кукуруз 6,5 мең гектар мәйданга чәчелгән иде. Урып-җыю сезоны башланганнан алып азык хәзерләү звенолары югары эш темпы алдылар. Бүгенгесе көнгә әлеге мәйданның яртысыннан артыгы силоска җыеп алынды. Районда әлеге культура "Сөт иле Аксу" агрофирмасында иң зур мәйдан били. Ул 4,5 мең гектардан артык чәчелгән. Бүгенге көндә игенчеләр алдында алты...

Районда кукуруз 6,5 мең гектар мәйданга чәчелгән иде.



Урып-җыю сезоны башланганнан алып азык хәзерләү звенолары югары эш темпы алдылар. Бүгенгесе көнгә әлеге мәйданның яртысыннан артыгы силоска җыеп алынды. Районда әлеге культура "Сөт иле Аксу" агрофирмасында иң зур мәйдан били. Ул 4,5 мең гектардан артык чәчелгән.


Бүгенге көндә игенчеләр алдында алты йөз гектарга якын мәйданнан кукуруз җыеп алу бурычы тора. Гомуми күләмнең 120 гектары бөртеккә җыеп алу өчен каралган. Әлеге чимал катнаш азык җитештерүгә билгеләнгән. Зооветбелгечләр раславынча, терлекчелек тармагында кукуруз бөртегеннән җитештерелгән аксымга бай катнаш азык куллану, кышкы чорда сыерлар продуктлылыгына уңай тәэсир итә.


- Быел кукуруздан мул уңыш алабыз, - дип сөйли агрофирма җитәкчесе Фәнис Хәмидуллин. - Безнең бурыч - тоташ яңгырлар башланганчы уңышны җыеп алу. Азык хәзерләү звеносы көйле, зур тырышлык куеп эшли. Силос салу эшен иң якын арада тәмамларга планлаштырабыз.
Хәзергесе вакытта агрофирма бүлекчәләрендә утыз тоннадан артык силос салынган, бу план күләменә карата 110 проценттан артык тәшкил итә. Димәк, "Сөт иле Аксу" сөтлебикәләре өчен сусыл азык мулдан булачак.


"Яшел" урак чорында, кукуруз чаптыру белән мәшгуль булган комбайнчылар Валерий Матюшкин һәм Сергей Крайнов чын сынау үтәләр, диярлек. Җәйге эссе көннәрдә алар кызу кояш нурлары астында тир түксәләр, көзен исә һава торышы көйсезлегенә каршы торалар.


Октябрьнең беренче көннәре салкын, җилле булды, бераз кар да төште. Тик агрегатлар эшләүләрен дәвам итәләр. Товарлыклы-сөтчелек фермаларында кышлату чоры әйбәт узсын өчен, вакланган яшел масса төялгән автомашиналар һәм тракторлар кырдан силос салу урынына йөреп кенә торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев