Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Азык хәзерләүдә беренче

Юрий Бикмурзин «Алтэкс» ООО оешуның беренче көннәреннән үк биредә хезмәт куя. Әлеге авыл хуҗалыгы предприятиесенә килгәнчегә кадәр ул «Аксу Агро» да эшләргә өлгерә һәм биредә дә үзеннән соң бары тик яхшы тәэсирләр генә калдыра. -Намуслы хезмәткәр,-дип мактап сөйлиләр аны авыл хуҗалыгы предприятиесендә. Хуҗалыкта 2700 тонна сенаж запасы туплауда Юрий Бикмурзинның...

Юрий Бикмурзин «Алтэкс» ООО оешуның беренче көннәреннән үк биредә хезмәт куя.


Әлеге авыл хуҗалыгы предприятиесенә килгәнчегә кадәр ул «Аксу Агро» да эшләргә өлгерә һәм биредә дә үзеннән соң бары тик яхшы тәэсирләр генә калдыра.
-Намуслы хезмәткәр,-дип мактап сөйлиләр аны авыл хуҗалыгы предприятиесендә.
Хуҗалыкта 2700 тонна сенаж запасы туплауда Юрий Бикмурзинның өлеше зур. Агрофирма кырларында ул ике КСК да үләннәрне хәзерләү срокларын күздән ычкындырмыйча, һәр минутның кадерен белеп, тырышып эшли.
Аның һәрвакыт төзек хәлдә булган техникасы бүген дә басып торуны белми. Кыш озын әле-хәзерләнгән азыкның бер килограммы да артык булмаячак. Бүгенге көндә агрофирмада бер баш мөгезле эре терлеккә 18 азык берәмлеге хәзерләнгән, бу башка хуҗалыкларга караганда күпкә артыграк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев