Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Авыл хуҗалыгы идарәсендә яңа җитәкче

Аксубай районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсен Миниршат Алимов җитәкләде. Миниршат Фәтклим улы Азат поселогында туып үскән. Аксубай һөнәри-техник училищесын тәмамлаганнан соң хезмәт юлын Ленин исемендәге колхозда слесарь-ремонтчы булып эшләүдән башлый. ДОСААФ автомәктәбендә укып чыга, армиядә хезмәт итә, Тукай авыл хуҗалыгы техникумында зоотехник белгечлеген үзләштерә, аннан соң Казан ветеринария институтында...

Аксубай районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсен Миниршат Алимов җитәкләде.


Миниршат Фәтклим улы Азат поселогында туып үскән. Аксубай һөнәри-техник училищесын тәмамлаганнан соң хезмәт юлын Ленин исемендәге колхозда слесарь-ремонтчы булып эшләүдән башлый. ДОСААФ автомәктәбендә укып чыга, армиядә хезмәт итә, Тукай авыл хуҗалыгы техникумында зоотехник белгечлеген үзләштерә, аннан соң Казан ветеринария институтында югары белем ала. Зәй районында баш зоотехник булып эшли. Туксанынчы еллар башында туган районына кайта. Ленин исемендәге АКХда - баш зоотехник, аннан соң җитәкче булып эшли, дүрт елдан соң "Баланда" совхозы директоры итеп билгеләнә, Аксубай раонының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе баш зоотехнигы, терлекчелек бүлеге, җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе булып эшли. Агымдагы елның 13 гыйнвареннан Миниршат Алимовка район УСХиП җитәкчесе вазыйфасы йөкләнде. Ул 1 класслы дәүләт гражданнар хезмәте киңәшчесе исеменә лаек. Миниршат Фәтклим улы тормыш юлдашы белән ике кыз тәрбияләп үстергәннәр, бер оныгы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев