Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Августта эшләп калырга

Август - игенче өчен яз ае кебек үк җаваплы һәм киеренке чор. Игеннәрне җыеп алу әлегә төгәлләнмәгән, сусыл азыклар хәзерләү дәвам итә, ә киләсе уңышка нигез салына инде, көзге культуралар чәчелә, туңга сөрү алып барыла. «ВАМИН-Аксу» агрофирмасының «Яңа Тимошкино» бүлегендә чәчү эшләре башлануга төгәл бер атна булды. 450 гектар мәйдан...

Август - игенче өчен яз ае кебек үк җаваплы һәм киеренке чор.


Игеннәрне җыеп алу әлегә төгәлләнмәгән, сусыл азыклар хәзерләү дәвам итә, ә киләсе уңышка нигез салына инде, көзге культуралар чәчелә, туңга сөрү алып барыла.
«ВАМИН-Аксу» агрофирмасының «Яңа Тимошкино» бүлегендә чәчү эшләре башлануга төгәл бер атна булды. 450 гектар мәйдан билиячәк көзге арыш чәчүне Евгений Леонтьев агрегаты алып бара. Евгений Бикмурзин һәм Ирек Кыямов игътибар һәм җаваплылык таләп иткән чәчү эшен бердәм башкаралар. Шофер Котдус Зәйдуллин чәчү агретын орлык белән үзвакытында тәэмин итә. Минзаһит Ганиев Т-70 белән культивация үткәрә.
Евгений Леонтьев һәм Минзаһит Ганиев элеккеге Фридрих Энгельс исемендәге колхоз кырларында беренче ел гына эшләмиләр һәм бүлек конторында билгеләп үтүләренчә, үз эшләрен яхшы белү өстенә, аны бар күңелләрен биреп башкаралар да.
Параллель рәвештә кырда салам пресслау да алып барыла.
Фермада да эш кайный. Терлекчелектә эшләүчеләр бераз кими төшкән савымны арттыру мөмкинлекләреннән файдаланырга тырышалар. Мисалга, механизатор Александр Ижутов КИР-1,5 тә яшел массаны чаптырып кына калмыйча, аны көтүлеккә үзе ташый да.
Вакыт кыса, барысын да эшләп калырга өлгерергә, август аен кулдан ычкындырмаска кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев