Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Артка юл юк, бары тик – алга!

"ВАМИН-Аксу" агрофирмасында бүгенге көндә җитештерүне үзгәртү эше алып барыла. Монда чит ил белгече юкка гына пәйда булмады, бер сүз белән әйткәндә, биредә зур үзгәрешләр көтелә. Шул хакта без агрофирманың генераль директоры Искәндәр Зәйдуллин белән әңгәмә корабыз. -Искәндәр Исхакович, "ВАМИН-Аксу"га Ирландиядән белгеч килүенең максатлары нинди? -Безнең терлекчеләргә, игенчеләргә ничек эшләргә кирәклеген...

"ВАМИН-Аксу" агрофирмасында бүгенге көндә җитештерүне үзгәртү эше алып барыла.


Монда чит ил белгече юкка гына пәйда булмады, бер сүз белән әйткәндә, биредә зур үзгәрешләр көтелә.
Шул хакта без агрофирманың генераль директоры Искәндәр Зәйдуллин белән әңгәмә корабыз.
-Искәндәр Исхакович, "ВАМИН-Аксу"га Ирландиядән белгеч килүенең максатлары нинди?
-Безнең терлекчеләргә, игенчеләргә ничек эшләргә кирәклеген күрсәтү. Гамәлдә ул бернинди аерым яңалык кертми. Бары тик эшчеләренең үз эшләренә мөнәсәбәтен генә үзгәртергә тели. Кеше эшкә зур канәгатьлек белән килергә, яхшы продукция алырга һәм шуңа бәйле рәвештә лаеклы хезмәт хакы да алырга тиеш.
-Бу безнең өчен кул җитмәслек эшме?
-Хәлгә аңлатма биргәндә-кайбер бүлекләрдә эш зарар гына китерә. Моның сәбәбе-хезмәткә салкын караш. Без авыл кешеләренә эш урыннары булдыру өчен, аларның үтенечләре буенча фермалар ачтык, нормаль эш шартлары булдырдык, фермалар азык белән тәэмин ителгән. Әмма кайбер коллективлар тарафыннан нәтиҗәле эш көтелмәде. Савымның, артымның түбән, хезмәт дисциплинасының начар булуы начар нәтиҗәләргә китерде. Майнада, Яңа Кармәттә, Сосновкада нәкъ менә шул сәбәпле фермаларны ябарга мәҗбүр булдык. "Восход" бүлегендә һәм башка кайбер авылларда терлекчелек объектларының киләчәге сорау астында. Шартлар бөтен җирдә дә бер, бары эшкә мөнәсәбәт кенә төрле. Трудолюбовода, мисалга, иң югары савым, әлеге бүлекчә районда иң алдынгысы. Әлбәттә инде, биредә эшләүче терлекчеләрнең хезмәт хаклары да югары.
-"Смена" бүлегендәге хәлгә аңлатма бирсәгез иде. Аның киләчәге нинди?
-Дуңгызчылык табыш китермәде. Товарлыклы-сөтчелек тармагына күчү икътисади яктан нигезле булды. Дуңгызчылык тармагы тулысынча ябылды, продукция җитештерү дә туктатылды. Кисада 170 баш бозау билгеләнде. Элеккеге дуңгызчылык комплексында склад биналары 250 баш сыерга үзгәртеп корылды.
-Күптән түгел "Просто Молоко" Идарә компаниясе делегациясе составында сез Висконсин штаты фермасында да булдыгыз. Тәэсирләр белән уртаклашсагыз иде...
-Без анда күргәннәрдән таң калдык. Мин тәүлегенә 85 әр килограмм сөт биргән сыерларны күрдем! Америка фермерлары өчен тәүлек савым нормасы 43-45 килограмм. Бу күп еллар дәвамында алып барылган селекция эшләре, аерым тукландыру рационы нәтиҗәсе. Америка авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннән күп нәрсәләргә өйрәнергә була. Шуннан соң мин - ашыгыч рәвештә эшкә мөнәсәбәтне тамырдан үзгәртергә кирәк, дигән катгый карарга килдем. Без әлеге үзгәртеп коруны башладык. Минем һәм безнең команданың девизы: "Артка юл юк, бары тик - алга!". Нәтиҗәне вакыт күрсәтер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев