Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Арбаны кышын әзерлиләр

Кыш фасылының якынлашуы - ул кыр эшләренең артта калуын белдергән, борчылыр һәм хафаланыр өчен сәбәп булмаган мәл. Әмма авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәтчәннәренең бу чорда да эш-мәшәкате җитәрлек. "Аксубай" АФ" игенчеләре кыр эшләрен тәмамлагач ук, техниканы кышкы саклауга кую эшенә керештеләр. Остаханәләрдә эш кайный. -Бүгенгесе көнгә агрофирмада 300 тырма, тырмалау агрегатлары,...

Кыш фасылының якынлашуы - ул кыр эшләренең артта калуын белдергән, борчылыр һәм хафаланыр өчен сәбәп булмаган мәл. Әмма авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәтчәннәренең бу чорда да эш-мәшәкате җитәрлек.


"Аксубай" АФ" игенчеләре кыр эшләрен тәмамлагач ук, техниканы кышкы саклауга кую эшенә керештеләр. Остаханәләрдә эш кайный.
-Бүгенгесе көнгә агрофирмада 300 тырма, тырмалау агрегатлары, культиваторлар ремонтланды, - дип сөйли бүлек управляющие Владимир Смирнов. - Чиратта - тигезләгечләр, тракторлар һәм чәчкечләр.

Ремонтчылар кышын бер бригадага берләшәләр. Җылы чорда аларның һәркайсының үз эше. Җәен Анатолий Васиков, Михаил Васильев чәчүдә эшлиләр. Валерий, Николай Абросимовлар комбайн белән игеннәрне урып-җыялар. Владимир Иванов нинди генә эш башкармый - пресс-җыйгыч таккан МТЗ-80 тракторы белән печән, саламны төргәкли, башка эшләр белән кайный. Ремонт эшләрендә эретеп ябыштыручы Сергей Петров тәҗрибәсе аеруча мөһим. Шул ук остаханәдә Дамир Шәрәфетдинов ремонт эшләре барышын күзәтә, кирәк булганда ярдәм итә, киңәшләрен бирә.

-"Арбаны" кышын әзерлибез, - дип шаярталар ремонтчылар. - Шулай эшләгәндә генә җәен җиңелрәк булачак.
Карл Маркс бүлегендә аталы-уллы Геннадий һәм Александр Семеновлар да авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау эшенә җавапчыл карыйлар. Өлкән Семенов гомере буена тимерче булып эшләгән, хәзер бу һөнәргә улын өйрәтә.
Соңгы вакытта техника ремонтлау өчен шартлар яхшырды. Узган җәйдә үзәк базадагы остаханәнең түбәсен алмаштырганнар. Хәзер яңгыр үтми, бина җылытыла. Монда уңайлы мохит хөкем сөрә, димәк кешеләрнең кәефе күтәренке.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев