Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Арбаны кышын әзерлиләр

Урып-җыюның киеренке чоры артта калды. Алда – озын, салкын кыш.

Тик басулар ак кар астында ял иткәндә дә, хезмәтчәннәр эшсез тормый.

Күптән түгел оешкан «Раздолье» ҖЧҖ игенчеләре, кыр эшләрен төгәлләп, техниканы кышка саклауга куюга әзерләүгә һәм ремонтлауга керештеләр. Остаханәләрдә ремонт эшләре бара.

Иске Саврушта «Луч» бүлекчәсенең машина-трактор паркында эш кайный. Кышкы чорда тимерче цехы  мөһим объектка әверелә.

Монда ремонтчыларның мәнфәгатьләре тупланга н – авыл хуҗалыгы машиналарының узеллары, детальләре торгызыла, техник проблемалар хәл ителә. Бу цехта тимерче Вячеслав Садыков һәм аның ярдәмчесе Вадим Иванов эшли. Белгечләр ремонт процессына эшне белеп киләләр. Аларның профессиональлеге аркасында, хәтта “күпне күргән” агрегатлар да икенче сулыш ала.

Бүгенге көнгә тимерче цехында эшләүчеләр 150 дән артык тырманы ремонтлаган.

Эшләр җитәрлек әле: чәчүгә кадәр тагын 300 дән артык чәчкечне тәртипкә китерергә кирәк.

Вячеслав Садыков тимерче һөнәрен ике дистә ел элек үзләштергән. Тимерчелек эше белән ул кышкы чорда шөгыльләнә. Кышын аны ындыр табагында күрергә була – ул ашлык чистарту машинасы операторы булып эшли. Агрегатны үзе ремонтлый, эшкә әзерли һәм урып-җыю вакытында яңа гына кырдан кайткан ашлыкны аның аша чыгара.

– Җәй көне тракторлар басу-кырларда тоткарлыкларсыз эшләсен өчен, техниканы кышын тырышып әзерләргә кирәк, – диләр ремонтчылар. Бу чыннан да шулай. «Арбаны – кышын, чананы җәен әзерлиләр» дигән гыйбарә авыл хуҗалыгы тармагында бик тә актуаль.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев