Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

2015 ел нинди эш-гамәлләр белән истәлекле булды? Авыл хуҗалыгында

Районда өч эре авыл хуҗалыгы формированиесе - "Аксу Агро" ҖЧҖ, "Аксубай" агрофирмасы, "Сөт иле Аксу" ҖЧҖ эшләп килә. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре өчен ел җиңел булмады. Быел авыл хезмәтчәннәре энергиясаклагыч технологияне кулландылар - арпа иртә срокларда чәчелде, күпьеллык кузаклы культуралар, кукуруз чәчүлекләре мәйданнары арттырылды. Азыклар җитәрлек күләмдә хәзерләнгән, 2016 ел...

Районда өч эре авыл хуҗалыгы формированиесе - "Аксу Агро" ҖЧҖ, "Аксубай" агрофирмасы, "Сөт иле Аксу" ҖЧҖ эшләп килә.


Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре өчен ел җиңел булмады. Быел авыл хезмәтчәннәре энергиясаклагыч технологияне кулландылар - арпа иртә срокларда чәчелде, күпьеллык кузаклы культуралар, кукуруз чәчүлекләре мәйданнары арттырылды. Азыклар җитәрлек күләмдә хәзерләнгән, 2016 ел уңышы астына сыйфатлы орлык фонды салынган, көзге чәчү эшләре вакытында һәм сыйфатлы үткәрелде. "Аксу Агро", "Сөлчә" агрофирмалары иккән шикәр чөгендереннән яхшы уңыш алынды.

Президент, республика программалары кысаларында авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре ярдәме белән авыл хуҗалыгы формированиеләре туфрак эшкәртү өчен яңа техника сатып алдылар.

Кризис елында район инвесторлары терлекчелек фермаларында терлекләр санын, эш урыннарын саклап кала алдылар. Монда авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм башкарма директорлар Вәлиҗан Җәлалетдинов, Фәнис Хәмидуллин, Әхнәф Сөниев, Мәүлет Сәрвәртдинов, Габдулла Гатинның да тырышлыгы зур. Хуҗалык итүнең кече формалары - "Актай", "Сөлчә", "Колос" агрофирмалары да үз эшчәнлекләрен актив алып баралар.

Районда 45 фермер хуҗалыгы актив эшләп килә, шуларның 29ы терлекчелек, үсемлекчелек белән шөгыльләнүче гаилә фермасы. Ә менә Марат Сафин, Илдус Вафин, Ильяс Сөләйманов, Валерий Сапеевның гаилә фермалары иң перспективалы санала.

2015 елда муниципаль бюджеттан биш һәм аннан да күбрәк сыер асраган шәхси хуҗалыкларга 324 мең сумлык саву аппаратлары бирелде, республика программасы буенча 48 гражданга сатып алынган аппаратның бәясе кайтарылды. Фермерларга гаилә мини-фермалары төзүгә тотылган чыгымнарның бер өлешен кайтару программасы буенча 1 миллион 200 мең сумлык субсидия бүлеп бирелде. "Лизинг-грант" программасы буенча Погодкин КФХга 1 миллион өч йөз мең сумнан артык ярдәм күрсәтелде, гаилә фермаларына ярдәм күрсәтү программасы буенча - Сәлих Хәйруллин һәм Дмитрий Самойловка - өчәр миллион сумнан артык, эшләрен яңа башлаган фермерларга (бер миллионнан алып 1,5 миллион сумга кадәр) - Әнвәр Шәрифуллин, Минсәлим Әфләтунов, Галияр Хәмитов, Геннадий Якимов, Геннадий Петрушковка, шулай ук гаилә фермаларына гомуми суммасы бер миллион сум булган муниципаль ярдәм күрсәтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев