Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Ындыр табагы – стратегик объект

Урып-җыю эшләре вакытында ындыр табагы нәкъ менә шундый урын булып тора да инде. Үстерелгән иген язмышы күпмедер дәрәҗәдә әлеге мөһим объектта эшнең ничек оештырылуына да бәйле. "Аксубай" агрофирмасының Чирмешән бүлеге ындыр табагы урак башыннан алып тыгыз режимда эшли. Бирегә - Түбән Савруш авылына якын-тирә басулардан ашлык китерелә. Бүген монда -...

Урып-җыю эшләре вакытында ындыр табагы нәкъ менә шундый урын булып тора да инде.

Үстерелгән иген язмышы күпмедер дәрәҗәдә әлеге мөһим объектта эшнең ничек оештырылуына да бәйле.
"Аксубай" агрофирмасының Чирмешән бүлеге ындыр табагы урак башыннан алып тыгыз режимда эшли. Бирегә - Түбән Савруш авылына якын-тирә басулардан ашлык китерелә. Бүген монда - иң кызу һәм эшнең кайнаган чоры. Ындыр табагына китерелгән барлык бөртекле культуралар да ашлык чистарту машинасы аша үткәрелә. Һәр көнне 60-70 тонна иген эшкәртелә. Ашлык агымын үзвакытында эшкәртү өчен ындыр табагында эшләүче хезмәткәрләр алдына - максималь нәтиҗәләргә ирешеп хезмәт куярга, дигән максат куелган.
Эшчеләр Елизавета Илюшкина, Любовь Николаева, Анастасия Илюшкина, Андрей Никитин зур эш күләме башкаралар. Алар игенне сортларга аеру һәм төяүдә ярдәм итәләр. Әлеге объекттагы эшләр белән склад мөдире Александр Акташев җитәкчелек итә. Монда эш җайга салынган, коллективның да кәефе күтәренке. Бу объект базасында район семинары үтте. Районның авыл хуҗалыгы җитәкчеләре һәм белгечләре Түбән Савруштагы ындыр табагы эшенә уңай бәя бирделәр.
- Без беренче ел гына эшләмибез, - диләр хатын-кызлар. - Быелгы мул уңыш сөендерә. Авырлыкларсыз булмый инде, без аларны җиңәргә күнеккән.
- Бүген бөтен көч үстерелгән уңышны саклап калуга юнәлдерелгән, - дип сөйли "Аксубай" АФның җитәкче агрономы Хәлил Минапов. - "Чирмешән" бүлегенең ындыр табагы коллективы куелган бурычны уңышлы үти. Эшчеләр, уңыш язмышы игенчеләргә генә түгел, шулай ук аларга да бәйле булуын яхшы аңлап, җиң сызганып хезмәт куялар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев