Аксубаево
  • Рус Тат
  • Гасырларга сузылган тарих

    Яңа Кыязлы авылының барлыкка килү тарихы унсигезенче гасырга барып тоташа. 1785 елда Башкортостаннан 12 чуаш гаиләсе Кыязлы - Ишмәт авылына күчеп килә һәм шул авылдан ерак түгел урында урнаша. 1916 елда Казаннан җир үлчәүчеләр килә һәм аларга 405 гектар җир бүлеп бирелә. Яңа Кыязлы авылына менә шулай нигез салына. Бер...

    Яңа Кыязлы авылының барлыкка килү тарихы унсигезенче гасырга барып тоташа.

    1785 елда Башкортостаннан 12 чуаш гаиләсе Кыязлы - Ишмәт авылына күчеп килә һәм шул авылдан ерак түгел урында урнаша. 1916 елда Казаннан җир үлчәүчеләр килә һәм аларга 405 гектар җир бүлеп бирелә. Яңа Кыязлы авылына менә шулай нигез салына. Бер елдан соң, барлык Россия империясендәге кебек, яңа оешкан авыл да социалистик революция кичерә. Тормыш асыллары да үзгәрә. Крестьяннар яңа җирне үзләштереп, хуҗалыкларын җәелдерәләр. 1929 елда "Правда" колхозы оеша. Авыл балалары өчен мәктәп төзелә. Кешеләр якты киләчәккә өмет итеп, тырышып хезмәт куялар.

    Бөек Ватан сугышы башланганчыга кадәр авылда 80 хуҗалык исәпләнә. Бу вакытта инде авылның үз кибете, янгын сүндерү депосы, ашлык склады һәм хуҗалыкны алып бару өчен кирәк булган бар нәрсә дә була. Сугыш башлангач һәр йорттан диярлек - барлыгы җитмештән артык кеше фронтка китә. Аларның 45 енә яу кырыннан исән-имин әйләнеп кайту насыйп була. Сугышта һәлак булган һәм сугыштан соң вафат булган каһарманнарның исемнәре үзәк биләмә - Иске Кыязлы авылында урнаштырылган Җиңүчеләр диварында мәңгеләштерелгән.

    Авыл аксакаллары сөйләвенчә, алтмышынчы еллар уртасында Яңа Кыязлы авылыннан халык күченеп китә башлый. Өч дистә гаилә Новосибирск өлкәсенә юл тота. Күпчелек кеше төзелешләрдә эшли башлый. Ә авылда калганнары үзләренең күмәк хуҗалыкларын җәелдерә. Петр Исаев, Петр Чухаев, Владимир Краснов гомерләре буена туган хуҗалыклары кырларында механизатор булып хезмәт куялар. Эретеп ябыштыручы Владимир Кошкинның оста куллары теләсә нинди эшне җиренә җиткереп башкарырга сәләтле. Ольга Краснова, Елена Чухаева, Зинаида Филиппова, Светлана Краснова, Римма Семенова, Ольга Чухаева һәм Николай Филиппов терлекчелектә намуслы эшлиләр. Әлеге авыл кешеләре үзләрен төрле тармакларда таныталар. Владимир Башкиров, Юлия Исаевалар Иске Кыязлы урта мәктәбендә кырык елдан артык балаларга белем бирәләр. Алар укыткан укучылар бүген районда, республикада җитәкче урыннар билиләр һәм яраткан укытучылары биргән дәресләрне рәхмәт сүзләре белә искә алалар. Анна Башкирова - райпо системасында, Мария Колесникова - сәламәтлек саклау фельдшеры булып, Илья Колесников энергетика тармагында контролер булып утыз елдан артык фидакарь хезмәт куйдылар.

    Яңа Кыязлы егетләре - Кораллы Көчләр сафларында лаеклы хезмәт иттеләр, "кайнар нокталарда" сугышчан вахта алып барып, үзләрен курку белмәс, ышанычлы солдатлар итеп күрсәттеләр. Андрей Муллин - Әфганстан сугышы ветераны, Константин Башкиров, Николай Краснов, Николай Кошкин, Алексей Чухаев, Юрий Краснов - Чечен Республикасында хәрби бәрелешләрдә катнаштылар.

    Бүгенге көндә Яңа Кыязлы авылында 25 хуҗалык бар, җитмешкә якын кеше яши. Күпчелеге пенсионерлар, ике мәктәп укучысы, 2015 елда ике кыз бала дөньяга килгән. Кечкенә авылларның үзләренә хас үзенчәлекләре бар. Шуларның берсе - бердәмлек. Торак пункт территориясендә бергәләп тәртип урнаштыралар, төзекләндерәләр, зиратны чистарталар.

    - Күпчелек мәсьәләләрне хәл итүдә безгә Иске Кыязлы авыл җирлегенең элеккеге башлыгы, бүгенге көндә район башлыгы урынбасары вазыйфасын биләгән Илшат Заһидуллин ярдәм итте, - дип сөйли мәгариф ветераны Владимир Башкиров. - Безнең аңа рәхмәтебез чиксез.

    Бүген яңакыязлылылар туган төбәкләренең юбилеена хәзерлек эшләре белән янып-көеп йөриләр, шулай булмый ни, бәйрәмгә бит Россиянең бөтен төбәкләреннән туганнары, якыннары, якташлары кайтачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: