Аксубаево
  • Рус Тат
  • Фетнәгә киртә куеп, демократияне якладылар

    Теләсә нинди тарихи вакыйга һәр кеше тормышында тирән эз калдыра. Быел тарих китабына кертелгән Венгрия вакыйгаларының 60 еллыгы билгеләп үтелә. Рәсми материаллардан билгеле булганча, 1956 елның җәендә дөнья хәлләре җитди киеренкеләнә, гарәп-израиль конфликтлары килеп чыга. Сугыштан соңгы социалистик бердәмлектә киеренкелек учаклары кабына. Венгриядә советларга каршы илдә сакланып калган нацистлар җитәкләгән...

    Теләсә нинди тарихи вакыйга һәр кеше тормышында тирән эз калдыра.

    Быел тарих китабына кертелгән Венгрия вакыйгаларының 60 еллыгы билгеләп үтелә. Рәсми материаллардан билгеле булганча, 1956 елның җәендә дөнья хәлләре җитди киеренкеләнә, гарәп-израиль конфликтлары килеп чыга. Сугыштан соңгы социалистик бердәмлектә киеренкелек учаклары кабына. Венгриядә советларга каршы илдә сакланып калган нацистлар җитәкләгән кораллы чыгышлар башлана.

    Фетнәгә яшьләрнең бер өлеше һәм халыкның башка катламнары җәлеп ителә. Чуалышлар башлана. Контрреволюционерлар илдә социалистик стройны хуплаган коммунистларны рәхимсез җәберлиләр. Венгрия Хөкүмәте халык демократиясен яклауда, эчке һәм тышкы контрреволюциягә каршы көрәштә ярдәм күрсәтүне сорап Советлар Союзына мөрәҗәгать итә. Бу фетнәгә киртә куюда Варшава килешүе нигезендә ВНР территориясендә вакытлыча урнашкан Совет Армиясенең хәрби частьләре һәм шулай ук Совет гаскәрләренең өстәмә контингенты катнаша.

    Фетнәчеләрне сытып изү өчен "Вихрь" операциясе үткәрелә. Анда ул вакытта Кораллы Көчләр сафларында хезмәт срогы үткән безнең районнан да хәрби хезмәткәрләр катнаша. Элеккеге сугышчы-десант, һөнәри белем бирү тармагы ветераны Александр Горбунов әлеге вакыйгалар турындагы истәлекләре белән бүлеште.

    - Бәрелешләрне җайга салу буенча бурычларны үтәү өчен безнең 381 нче һава десанты парашют-десант полкын да җәлеп иттеләр, - дип сөйли ветеран. - Без Львовтан Веспем аэродромына килеп төштек. Зур шәһәр шартларында эш итәргә туры килде. Бу очракта йортлар, корылмалар каршы тору урыннарына әверелде. Күп нәрсә десантчыларның әхлаки-психологик чыдамлыгына, осталыгына бәйле иде. Ә без бик яхшы әзерлекле идек.

    Немецлар, австриялеләр, венгрлар, румыния эсэсчылары, фашистлар һәм төрле җинаятьчеләр совет солдатларына каршы сугыштылар. Аларның кораллары җитәрлек иде. Александр Васильевич белән бергә "Вихрь" операциясендә ул вакытта Кораллы Көчләр сафларында хезмәт иткән аксубайлылар Рәҗәп Әгъләмиев, Василий Кречетов, Николай Панюков, Михаил Захаров, Николай Храмов, Хәмит Шагаев, Беловкадан Николай Давыдов, Иске Мокшинодан Владимир Иванов, Виталий Климкин, Илья Маторкин, Яңа Тимошкинодан Яков Павлов һәм искеильдеряклы Виталий Прохоров та катнаша. Аларның күбесе безнең арада юк инде. Әмма алар, сәламәтлекләре һәм гомерләрен куркыныч астына куеп, тугандаш республиканы фашист элементларыннан азат итеп, тарихта якты эз калдырдылар.

    Статистика мәгълүматлары буенча, 1956 елның 23 октябреннән алып 31 декабренә кадәрле чорда фетнә һәм хәрби хәрәкәтләргә бәйле 2652 венгр сугышчысы, 348 гади халык һәлак булган, 19 226 кеше яраланган. Рәсми мәгълүматлар буенча, Совет армиясендәге югалтулар 669 кешене тәшкил итә, 51 кеше хәбәрсез югалган һәм 1251 кеше яраланган.

    - 4 ноябрь "Вихрь" операциясе өчен аерым мөһим дата булды, - дип дәвам итә Александр Горбунов. - Будапешт үзәгендә безнең гаскәрләр киеренке каршы торуга дучар булды. Утлы, төтен чыгара торган коралларны кулланырга туры килде. Республика башкаласында тыныч халыкның һәлак булуына юл куймау максатыннан, советлар командованиесе шәһәрне бомбага тотуны кире какты, ТУ-4 очкычлары һавада борылыш ясадылар хәтта.

    8 ноябрьдә фетнәчеләрнең соңгы каршы тору нокталары тар-мар ителә. Илдә барлык властьләрнең дә Революцион эшче-крестьяннар хөкүмәтенә күчерелүе турында игълан ителә.

    Безнең солдатлар үз бурычларын үтиләр, сугыштан соң да хәрби бәрелешләрдә оста эш итә белүләрен дәлилләделәр. Венгриядә хәрби бурычны яхшы үтәгәннәре өчен частьләргә һәм берләшмәләрнең барлык шәхси составына ВДВ командующие рәхмәт белдерә.

    Аксубай егетләре хезмәт иткән 31 нче гвардия һава-десант дивизиясе часте декабрь азагында Союзга әйләнеп кайта. Безнең якташлар, Черновцы һәм Коломыя шәһәрләрендәге хәрби частьләрдә һәм бүлекчәләрдә хезмәт срокларын исән-имин тутырып туган төбәкләренә кайталар һәм тыныч тормыш һөнәрләрен үзләштерәләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: