Аксубаево
  • Рус Тат
  • Заман белән бергә атлыйлар

    Аксубай РУЭС коллективы элемтәчеләр көнен табигать кочагында ял итеп, иң яхшы хезмәткәрләрне хөрмәтләделәр. Әлеге һөнәри бәйрәмнәрен зурлап билгеләп үтү өчен сәбәп тә бар, чөнки аларның эш нәтиҗәләре югары дәрәҗәдә. Менә берничә ел рәттән Кама аръягы зонасында Аксубай элемтәчеләре иң яхшы урынны алып торалар. Район халкы да алар эшеннән бик канәгать....

    Аксубай РУЭС коллективы элемтәчеләр көнен табигать кочагында ял итеп, иң яхшы хезмәткәрләрне хөрмәтләделәр.

    Әлеге һөнәри бәйрәмнәрен зурлап билгеләп үтү өчен сәбәп тә бар, чөнки аларның эш нәтиҗәләре югары дәрәҗәдә. Менә берничә ел рәттән Кама аръягы зонасында Аксубай элемтәчеләре иң яхшы урынны алып торалар. Район халкы да алар эшеннән бик канәгать. Моңа дәлил итеп, 2010 елның бозлы-яңгырлы кышын искә алу да җитә. Ул чакта ут булмау сәбәпле кәрәзле телефон элемтәсеннән файдаланып булмады. Шул чакта район вакыт белән сыналган стационар телефоннарның кыйммәтен яңадан яхшы яктан бәяләде. Үзвакытында җир асты линияләренә күчү аркасында, аксубайлыларның якыннары белән элемтәләре өзелмәде. Әмма бу эшнең никадәрле көч таләп иткәнен элемтәчеләр үзләре генә беләләр. Бер сүз белән әйткәндә, безнең РУЭС хезмәткәрләре һәрвакыт үз маркаларын югары тотып, заман белән бергә атлыйлар.
    -Бүгенге көндә безнең күпҗепселле элемтә линиясенә күчми калган алты торак пункт бар. Төзелеш сезоны башлану белән (15 майдан) Кәкре Күл, Дума һәм Трудолюбово авылларына кадәр җепселле-оптик кабель сузу эшен башлыйбыз. Ә бу, үз чиратында, абонентлар санын арттыруга һәм без тәкъдим иткән барлык хезмәтләрнең-интернет, санлы телевидение, телефон элемтәсенең сыйфатын яктыртуга булышлык итәчәк. Аннан соң Шәрбән һәм Түбән Татар Майнасында әлеге эшләрне башкарачакбыз,-дип сөйли Аксубай РУЭС начальнигы Наил Фәттахов.
    Элемтәчеләр гомуми күләме ике миллион сумны тәшкил иткән эшне үз бригадалары һәм техникалары ярдәмендә генә, ягъни минимал чыгымнар белән зур күләмле эшне башкарып чыгарга планлаштыралар. Аларның быелгы эш планына шулай ук Аксубай бистәсенең җиде районында һәм Киса авылында вакытлы (элмә) элемтә линияләрен алыштыру да кертелгән. РУЭС начальнигы урынбасары Сергей Маранцев сүзләренчә, бу юнәлеш буенча мәгълүматларны тапшыру тизлеген ике-өч тапкырга арттыра. Районда электр элемтәсе хезмәте белән тәэмин итүдә өч бригада-ике авыл (СТС) һәм бер ГТС бригадасы җәлеп ителгән. Элемтә хезмәтенең сыйфаты турыдан-туры аларга бәйле. Элемтә бүлеге җитәкчелеге билгеләп үткәнчә, биредә эшләүче һәр хезмәткәр үз эшенә җаваплы карый. Соңгы елларда кадрлар агымы күзәтелми, бригадада нигездә ир-атлар гына эшләвенә карамастан, һәр участокта дисциплина һәм тәртип югары дәрәҗәдә. Килеп чыккан теләсә нинди аварияне-телефон линиясе өзелү, IР-ТV яки мәгълүматлар тапшыру челтәрендә килеп чыккан җитешсезлекләрне элемтәчеләр кыска срокларда юкка чыгаралар.
    Минем абонентларга элемтә хезмәтен күрсәтү ничек башкарыла дип кызыксынуыма, алар линия-аппарат залына керергә рөхсәт иттеләр. Биредә «Чит кешеләргә керү тыела» дигән язу эленгән ишек артында 2176 абонентка исәпләнгән заманча «Кразар» станциясе куелган. Ул бөтен район өчен үзәк терәк пункт булып тора. Менә шуннан районның башка торак пунктларында урнашкан шундый терәк пунктлардан кулланучыларга «тышкы» Интернет, телефон элемтәсе, телевидение хезмәтләре күрсәтелә. Монда электромонтер һәм инженер һөнәре бары тик ир-атлар өчен генә дигән әйтемне кире кагып, хатын-кызлар гына хезмәт куя.
    -Безнең станциядә һәрвакыт хатын-кызлар гына хезмәт куйды. Хәзерге электроника заманында, әлбәттә, аларга эшләү җиңелрәк. Ә бит аларның кулларына эретеп-ябыштыру җиһазы тотып станциядә килеп чыккан җитешсезлекләрне көйләп куйган чаклары да бар иде,-ди Сергей Маранцев.
    Биредә эшләүчеләрнең һәркайсының егерме һәм аннан күбрәк еллык эш тәҗрибәләре бар, чөнки очраклы кешеләр озак тоткарланмыйлар.
    Районда элемтә эшен өзлексез тәэмин итүче иң яхшы хезмәткәрләрдән уйлап кешенең исемнәрен атадылар. Болар-бригада эшчеләре Виктор Крылов, Андрей Безруков, Владимир Трофимов, Владимир Рыбин, Андрей Валяльщиков, Николай Кузьмин, Евгений Лаврентьев, Анатолий Охотников, Валерий Маркин, Николай Лукиянов, шоферлар-Алексей Золин, Наил Гыйззәтуллин, Александр Иванов, Вячеслав Алексеев, Николай Ижутов, Минзаһит Гайфуллин, хезмәт күрсәтү станциясе инженерлары һәм электромонтерлар - Роман Кабидов, Алексей Чеботарев, Алексей Панков, Ирина Борисова, Ольга Хохлова, Ирина Валяльщикова, энергетик Олег Прохоров. Ә халык һәм элемтәчеләр арасындагы бәйләнешне офиста эшләүче һәм аның иң яхшы хезмәткәрләр -Татьяна Безрукова, Евдокия Глухова, Мария Убейкина, Галина Лизунова һәм Галина Михайлова тәэмин итә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: