Аксубаево
  • Рус Тат
  • Югары үсеш – терлекчеләр казанышы

    "Аксу Агро" терлекчелек комплексында ай саен 30га якын бозау туа. Югары үсеш алу, яхшы шартларда тәрбияләү, ашату режимын үтәү - бу терлекчеләрнең төп бурычлары. Шуңа да агрофирмада бозау караучыларны эшкә алуга аеруча игътибар белән карыйлар. Гөлфия Нуретдинованың терлекчелек стажы зур. Ул яңа туган бозауларны 20 көнгә җиткәнче карый. - Бозауларны...

    "Аксу Агро" терлекчелек комплексында ай саен 30га якын бозау туа.

    Югары үсеш алу, яхшы шартларда тәрбияләү, ашату режимын үтәү - бу терлекчеләрнең төп бурычлары. Шуңа да агрофирмада бозау караучыларны эшкә алуга аеруча игътибар белән карыйлар. Гөлфия Нуретдинованың терлекчелек стажы зур. Ул яңа туган бозауларны 20 көнгә җиткәнче карый.

    - Бозауларны ашату, карау җиңел эш дип саный кайберәүләр. Бу һич кенә дә дөреслеккә туры килми. Бозау тууга ук аны карау - үтә дә җаваплы хезмәт, - дип сөйли комплекс директоры Равил Мусин. - Терлекчеләр яңа туган бозауларга бары тик җылы сөт кенә эчертәләр.

    Гөлфия апаның эш көне иртәнге сәгать алтыда башлана. Ул килүгә үк бозаулар торган урыннарны чистарта. Аннан соң гына аларны ашатуга керешә. Аның карамагында йөзләгән бозау һәм алар хуҗабикәләрен тавышыннан таныйлар.

    - Беренче көннәрне бераз авыррак була инде, - дип сөйли елмаеп Гөлфия апа. - Йә чиләкне аударып сөтне түгәләр, йә яхшылап эчә дә белмиләр. Ә инде башларын бераз гына тотып торсаң, авызлары сөтнең тәмен белеп ала да, рәхәтләнеп эчәләр.

    Зур тәҗрибәле терлекче ашату режимын саклый, сөт температурасын кулы белән генә тикшерә. Бу кагыйдәләр юкка гына үтәлми шул - беренче 20 көндә бозауның эчәклеге яхшы эшләүне тәэмин итәргә кирәк. "Аксу Агро" да моны яхшы беләләр. Монда эшләүче терлекчеләр һәр бозаудан тәүлегенә 900 әр грамм уртача тәүлеклек үсеш алуга ирешәләр. Ә менә кичә бу күрсәткеч 956 граммга тиң иде. Бу исә һәркемнең, аеруча бозау караучыларның казанышы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: