Аксубаево
  • Рус Тат
  • Өйләр юылды, җырлар җырланды

    "Язгы мәрхәмәтлелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы" ирекле акциясенә "Шәфкатьлелек" ЦСОН коллективы да кушылды. Акция кысаларында кызыклы һәм ярдәм күрсәтүгә корылган бик күп хәйрия чаралары үтте. ЦСОН бинасы янында хезмәткәрләр һәм социаль-тернәкләндерү бүлегендә ял итүчеләр белән берлектә үткәрелгән "Мәрхәмәтлелек маршы", флешмоб, "Мәрхәмәтне кулдан-кулга тапшыр" темасына социаль яраклашуга бәйле кыенлыклар кичергән...

    "Язгы мәрхәмәтлелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы" ирекле акциясенә "Шәфкатьлелек" ЦСОН коллективы да кушылды.

    Акция кысаларында кызыклы һәм ярдәм күрсәтүгә корылган бик күп хәйрия чаралары үтте. ЦСОН бинасы янында хезмәткәрләр һәм социаль-тернәкләндерү бүлегендә ял итүчеләр белән берлектә үткәрелгән "Мәрхәмәтлелек маршы", флешмоб, "Мәрхәмәтне кулдан-кулга тапшыр" темасына социаль яраклашуга бәйле кыенлыклар кичергән балигъ булмаган балалар белән очрашу үтеп баручыларның игътибарын үзенә җәлеп итте. Язгы мәрхәмәтлелек атнасы кысаларында күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнгән балигъ булмаган балалар, шулай ук өлкән яшьтәге пенсионерлар һәм инвалидлар тарихи урыннарга, туган якны өйрәнү музеена сәяхәт кылдылар. Сәяхәт яхшы кәеф бүләк итте һәм онытылмаслык тәэсирләр калдырды.

    "Шәфкатьлелек" социаль-тернәкләндерү бүлегендә ял итүчеләр алдында чыгыш ясарга күнеккән "Златоцвет" вокал төркеменең концерт программасы язгы мәрхәмәтлелек атнасында яңа номерлар белән тулыланды. Бүлектә ял итүче пенсионерлар "Аксубай артистлары" белән бергәләп җырладылар да, биеделәр дә. Мисалга, Пионер поселогыннан Надежда Ухванова җырларны талантлы башкаруы белән сөендерде. Ял итүчеләр шулай ук шигърият белән кызыксынуларын да күрсәттеләр. Алар үзләренең яраткан шигырьләрен, атаклы язучыларның һәм шагыйрьләрнең әсәрләрен укыдылар. Аксубай православие чиркәве рухание иеромонах Иоанн белән онытылмаслык очрашу булды. Ул бер-береңә карата ихтирам хисенең, мохтаҗ кешеләргә ярдәм итүнең мөһим булуын билгеләп үтте.

    Өйгә килеп ярдәм күрсәтү бүлеге "Кайгырту" акциясен оештырды. 45 социаль хезмәткәр үзләре карамагында булган кешеләрнең өйләрен җыештырдылар: тәрәзәләрне, идәннәрне, түшәмнәрне, диварларны юдылар. Күп көч сорый торган эшләрне башкару өчен алар бригадаларга оештылар. Язгы мәрхәмәтлелек атнасы чын-чынлап нәтиҗәле узды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: