Аксубаево
  • Рус Тат
  • Яктылык бүләк итүчеләр

    Елның иң кыска көне - 22 декабрьдә энергетиклар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Аксубай электр челтәрләрендә хезмәт куючы 55 кеше һәм тармак ветераннары, гаиләләре белән бергәләп, Энергетиклар көнен генә түгел, шулай ук Кама аръягындагы җиде районга, шул исәптән Аксубай районына да, хезмәт күрсәткән Чистай электр челтәрләре оешуга 50 ел тулуны...

    Елның иң кыска көне - 22 декабрьдә энергетиклар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.

    Аксубай электр челтәрләрендә хезмәт куючы 55 кеше һәм тармак ветераннары, гаиләләре белән бергәләп, Энергетиклар көнен генә түгел, шулай ук Кама аръягындагы җиде районга, шул исәптән Аксубай районына да, хезмәт күрсәткән Чистай электр челтәрләре оешуга 50 ел тулуны да билгеләп үттеләр.
    Аксубай район электр челтәрләре 1968 елда оеша. Бүгенге көндә электр челтәрләрендә ветераннарны хөрмәт иткән һәм аларның тәҗрибәсенә таянып эш итүче грамоталы коллектив тупланган. Бәйрәмгә дәрәҗәле кунак буларак чакырылган ветераннар адресына яңгыраган рәхмәт сүзләре шул турыда ачык сөйли иде.
    Шуны әйтеп үтәргә кирәк, Чистай электр челтәрләренең 50 еллыгына тармакның оешу тарихы, ветераннарның истәлекләре, данлыклы хезмәт һәм гаилә йолалары турында сөйләүче китап чыгарылган. Предприятие оешканнан алып, монда Казаковлар, Капитоновлар, Трубкиннарның гаилә династияләре барлыкка килгән. Бу китап тармакның һәр ветеранына бүләк ителде.
    Моңа кадәр районга Чистай электр челтәрләре хезмәт күрсәтә. 1968 елдан 1974 елга кадәр Аксубай электр челтәрләре Нурлат электр челтәрләре составына керә. 1975 елдан хәзерге вакытка кадәр Чистай электр челтәрләре филиалы булып тора.
    1975 елда Аксубай РРЭС филиалының беренче башлыгы Николай Павлов була. 1979 елда предприятиене Николай Казаков җитәкли. 2003 елдан хәзерге вакытка кадәр предприятие белән Татарстанның атказанган энергетигы Марат Сруртдинов җитәкчелек итә.
    - Ветераннар, бүгенге көндә хезмәт куючы эшчеләр алдында баш иям! Энергетик хезмәте саперлык эшенә тиң, бер хата гомер белән бәяләнергә мөмкин, - дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов. - Соңгы ун елда районның энергетика тармагы район урамнарын яктыртуда яңа алымнардан файдаланып эшли, иске электрүткәргечләр яңа түбән вольтлы электр линияләренә алмаштырылды, подстанцияләр эшли, энергетиклар яңа объектларны электр тапшыргыч линияләргә тоташтыру белән мәшгуль...
    Ул предприятиенең җитәкче инженеры Юрий Ильинга, диспетчер Дмитрий Казаковка Мактау кәгазьләре тапшырды.
    Чистай электр челтәрләренең баш инженер урынбасары Сергей Бородачев, Аксубай энергетиклары эшенә югары бәя бирде, шул исәптән компания җитәкчелегенең "иң мөһим бурычларны хәл иткәндә, Аксубай РРЭСка һәрвакыт таянырга була" дип санавын да билгеләп үтте. Менә шуның өчен дә төп предприятие исеменнән беренче булып Татарстанның атказанган энергетигы, Аксубай РРЭС җитәкчесе Марат Сруртдинов бүләкләнде - аңа Россия Федерациясенең Энергетика министрлыгы исеменнән Мактау кәгазе тапшырылды. Участок мастеры Николай Трубкин - "ЧЭС оешуга 50 ел тулу хөрмәтенә фидакарь хезмәт өчен" юбилей медаленә, диспетчер Виталий Гареев - "Челтәрләр компаниясе" ААҖ Мактау грамотасына, Екатерина Капитонова һәм Владимир Федоров Рәхмәт хатларына лаек булдылар, предприятие инженеры Ринат Хәйруллин исеме Чистай электр челтәрләренең Мактау тактасында лаеклы урын алачак.
    - Эшнең җайга салынуы, тотылган финанс чыгымнары тармакның тотрыклы үсеш алуын тәэмин итә. Илле ел беренче карашка әллә ни күп вакыт түгел дә кебек, иң мөһиме без үз эшебездә вакытны бәяли белсәк иде, - дигән теләкләрен белдерде коллегаларына Аксубай РРЭС җитәкчесе Марат Сруртдинов. Ул тармак ветераны Ислан Алмакаевка, контролер Наилә Сөләймановага, электромонтер Рәфис Салаховка Чистай электрочелтәрләре җитәкчелеге исеменнән Мактау кәгазьләрен тапшырды. Ветеран Николай Красновка, электромонтер Аркадий Мишинга, контролер Ислам Ганиевка, мастер Дмитрий Матюшкинга, диспетчер Сергей Рябовка рәхмәт белдерде.
    Бәйрәмнән тармакның профсоюз оешмасы да читтә калмады, ЧЭС ветераннар оешмасы рәисе урынбасары Рәшит Әминов профсоюзларның иң актив әгъзаларына Мактау кәгазьләре тапшырды. Бәйрәмдә быел юбилейларын билгеләп үтүчеләрне дә, предприятиедә дистә еллар эшләүчеләрне дә билгеләп үттеләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: