Аксубаево
  • Рус Тат
  • Ветеринар – кешелекле һөнәр

    Өченче ел рәттән 31 август көнне ветеринария хезмәте эшчеләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Алар иң кешелекле һөнәрне башкаралар - хайваннарның сәламәтлеген саклыйлар һәм халыкны себер түләмәсе, туберкулез, котыру авырулары шикелле төрле куркыныч зооавырулардан кисәтәләр. Алар шулай ук терлекчелек продукциясе - сөт, ит, йомырка һәм казылык әйберләренең иминлеге өчен дә...

    Өченче ел рәттән 31 август көнне ветеринария хезмәте эшчеләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

    Алар иң кешелекле һөнәрне башкаралар - хайваннарның сәламәтлеген саклыйлар һәм халыкны себер түләмәсе, туберкулез, котыру авырулары шикелле төрле куркыныч зооавырулардан кисәтәләр. Алар шулай ук терлекчелек продукциясе - сөт, ит, йомырка һәм казылык әйберләренең иминлеге өчен дә җаваплы.

    Безнең район республиканың башка районнары белән чагыштырганда күп кенә йогышлы авырулар буенча имин санала. Һәм монда Сәмигулла Мостафин җитәкләгән ветеринария хезмәткәрләренең хезмәт өлеше зур. Хезмәт коллективында үз эшләренә тугры кешеләр, чын һөнәр ияләре эшли.

    - Ветеринария хезмәтенең һәр хезмәткәрен тапшырылган эшкә җаваплылык хисе аерып тора, - дип сөйли ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Сәмигулла Мостафин. - Аларның һәрберсе олы һөнәр иясе өлгесе.

    Районның җәмәгать секторында 16 мең мөгезле эре терлек, ә шәхси секторда 6 меңгә якын мөгезле эре терлек, 3 мең дуңгыз, 4 меңгә якын сарык һәм кәҗә исәпләнә. Аларның сәламәтлеген 24 ветеринария табибе, 16 фельдшер кайгырта.

    Әлеге һөнәр ияләренең көндәлек эше романтикадан бик ерак һәм катлаулы, күпмедер дәрәҗәдә сынаулар белән дә бәйле. Хезмәт көненең бер мизгеле - авыл җирлекләрендә хезмәт күрсәткәндә аларга, көтү киткәнче тиешле процедураларны ясап өлгерү өчен, кояш белән торып ерак авылларга чыгып китәргә кирәк. Эш көне вакыт кысалары белән чикләнмәгән.

    Соңгы елларда ветеринария хезмәте эшчәнлегендә позитив үзгәрешләр дә пәйда булды. Үзәк базада лабораторияне ремонтлау буенча зур эш башкарылган. Бу авыл хуҗалыгы малларының биоматериалларын тикшерүгә лицензия алу мөмкинлеге бирде. Соңгы 3 елда Иске Тимошкино, Иске Ибрай һәм Иске Савруш авылларында 3 модульле ветеринария пункты ачылды. Алар якын тирә торак пунктларга да хезмәт күрсәтәләр, халыкка терлекләрне карау, тәрбияләү һәм дәвалауга бәйле киңәшләр бирәләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: