Аксубаево
  • Рус Тат
  • Ветеран яшүсмерләрне тәрбияли

    Аксубайның авыр яшүсмерләре белән МВДның атказанган хезмәткәре Әхтәм Сөләйманов эшли. Хәзер ул лаеклы ялда, әмма аның энергетик потенциалын тәрбияләү максатларында кулланмау мөмкин түгел. Әхтәм Гарәфетдин улы балигъ булмаганнар һәм уңышсыз гаиләләр белән эшләү буенча тәҗрибәле белгеч булып санала. Милиция ветераны мәктәпләрдә һәм техникумда балигъ булмаганнар арасында хокук бозу очракларына юл...

    Аксубайның авыр яшүсмерләре белән МВДның атказанган хезмәткәре Әхтәм Сөләйманов эшли.

    Хәзер ул лаеклы ялда, әмма аның энергетик потенциалын тәрбияләү максатларында кулланмау мөмкин түгел. Әхтәм Гарәфетдин улы балигъ булмаганнар һәм уңышсыз гаиләләр белән эшләү буенча тәҗрибәле белгеч булып санала.

    Милиция ветераны мәктәпләрдә һәм техникумда балигъ булмаганнар арасында хокук бозу очракларына юл куймауга юнәлдерелгән лекцияләр укый. Теорияне гамәлдә булган мисаллар белән ныгыта. Теге яки бу җинаять өчен нинди җаваплылык каралуы хакында аңлата. Авыр яшүсмерләр һәм аларның ата-аналары белән шәхсән очраша. Алар белән тәрбияви әңгәмәләр алып бара.

    Мондый очрашулар яшүсмерләргә уңай йогынты ясый. Чөнки алар алдында ничәмә-ничә җинаятьне ачкан, "тере легенда". Аның яхшы тикшерүче булуы бик күп кешеләргә мәгълүм. Дружиначылар белән берлектә Әхтәм Сөләйманов профилактик рейдларда да катнаша. Ул балигъ булмаганнар өчен билгеләнгән "комендант сәгате" үтәлешен тикшерә.

    - Мин яшьләрнең сәламәт һәм җавапчыл булып үсүләрен күрергә телим, - дип сөйли Әхтәм Гарәфетдин улы. - Яшьтәшләре йогынтысы, гаиләдәге авыр хәлләр кайчакта балаларны хата ясауга, зарарлы гадәтләргә этәрә. Алар шуннан соң алкоголь куллана башлыйлар. Безнең эшебез әнә шундый тискәре күренешләрне кисәтүгә юнәлдерелгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: