Аксубаево
  • Рус Тат
  • Уңышны кешеләр билгели

    Инновацион технологияләр кул астына керү белән Аксубай электр элемтәсе узелы районда зур эш күләме башкара. Өстәвенә, соңгы елларда район халкы арасында элемтәчеләрнең абруе күзгә күренеп артты-телефон линиясендә авария килеп чыксынмы, мәгълүматлар тапшыру челтәрендә яки IR-TVда җимереклекләр күзәтелсенме, элемтәчеләр аларны кыска вакыт эчендә юкка чыгаралар. Алар үзләрен районда гына яхшы яктан...

    Инновацион технологияләр кул астына керү белән Аксубай электр элемтәсе узелы районда зур эш күләме башкара.


    Өстәвенә, соңгы елларда район халкы арасында элемтәчеләрнең абруе күзгә күренеп артты-телефон линиясендә авария килеп чыксынмы, мәгълүматлар тапшыру челтәрендә яки IR-TVда җимереклекләр күзәтелсенме, элемтәчеләр аларны кыска вакыт эчендә юкка чыгаралар. Алар үзләрен районда гына яхшы яктан күрсәтеп калмыйлар, республиканың Кама аръягы зонасында да Аксубай РУЭС яхшылар исәбендә.
    -Без үсеш, табыш алу, ремонт буена яхшы производство күрсәткечләренә ирештек. Быел графикны узып китеп, Иске Кыязлыга кадәр җепсел-оптик кабель суздык,- дип сөйли Аксубай РУЭС начальнигы Наил Фәттахов.-Бу без тәкъдим иткән хезмәтләрдән, мәгълүматлар тапшыру челтәрләреннән файдаланучылар санын һәм сыйфатын арттыру, шул исәптән IR-TV абонентлары санын күбәйтү мөмкинлеге бирде. Яңа Мокшинода һава линияләрен җир асты алымы белән суздык, чиратта Беловка һәм Сергеевка авыллары. Ел азагына кадәр әлеге эшне Васильевкада, Савруш һәм Түбән Савруш авылларында башкарырга планлаштырабыз.
    Районда электр элемтәсе хезмәте тәкъдим итү белән өч бригада-2 авыл (СТС), бер РТС бригадасы мәшгуль. Элемтә хезмәте сыйфаты турыдан-туры торак пунктлар халкына хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнгән эшчеләргә бәйле. РУЭС җитәкчелеге билгеләп үткәнчә, биредә эшләүчеләрнең барысы да хезмәтләренә җаваплы карыйлар, соңгы вакытта кадрлар агымы күзәтелми, бригадаларда ир-атлар гына эшләвенә карамастан-эшнең һәр участогында дисциплина һәм тәртип хөкем сөрә.
    Иртән иртүк, наряд бирелгәннән соң бригадалар объектлар буенча таралышалар. Без 3 нче бригаданы юлга кузгалганчы фотога төшерергә өлгерә алдык. РУЭС начальнигы урынбасары Сергей Маранцев егетләрнең һәрберсен билгеләп үтте. Александр Иванов- стажлы хезмәткәр, РУЭСта ун елдан артык эшли. Тәҗрибәле шофер булуы өстенә ул, кул кушырып тормый, барысы белән бергә башка эшләрне дә башкара. Монтер Николай Ижутов та шулай ук алыштыргысыз хезмәткәр. Үзенең төп белгечлегеннән тыш, шоферларны да алмаштыра, эш объектына кадәр материаллар алып килергә булганда, трактор руле артына ук утыра ул. Кабель тартучы-ябыштыручы Евгений Лаврентьев, монтер Валерий Марков та үзләрен яхшы яктан гына күрсәттеләр. Ә бригаданы яшь белгеч Роман Кабидов җитәкли. Җитәкчелек РТС монтеры Тәбрис Мирзин турында да яхшы фикердә. Авыру сәбәпле ул әлегә сафта түгел, әмма җитәкчелек һәм бригада аның тиз арада сәламәтләнеп, эшкә чыгуын теләп кала.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: