Аксубаево
  • Рус Тат
  • Уртак кызыксыну – сәламәт бозаулар үстерү

    Терлекчелек һөнәре салада иң киң таралганы булса да, иң авыры да. Бигрәк тә яшь терлекләр белән эш иткәндә. Бу үтә җаваплы эш, чөнки иртәгесе сөтчелек көтүенең, димәк авыл хуҗалыгы предприятиесе күрсәткечләренең нинди булуы, бүгенге яшь бозаулар торышына бәйле. "Аксу Агро" агрофирмасы сөтчелек комплексы бозау караучылары төркеме ике айдан алып ярты...

    Терлекчелек һөнәре салада иң киң таралганы булса да, иң авыры да.

    Бигрәк тә яшь терлекләр белән эш иткәндә. Бу үтә җаваплы эш, чөнки иртәгесе сөтчелек көтүенең, димәк авыл хуҗалыгы предприятиесе күрсәткечләренең нинди булуы, бүгенге яшь бозаулар торышына бәйле. "Аксу Агро" агрофирмасы сөтчелек комплексы бозау караучылары төркеме ике айдан алып ярты елга кадәр яшьтәге бозауларны тәрбияли.

    Хезмәтчәннәрнең төп өлешен - әлеге һөнәрнең бөтен нечкәлекләрен яхшы белгән эштә ышанычлы ханымнар били. Болар Миләүшә Зартдинова, Нәфисә Минабетдинова, Рәмия Хамәтшина, Руфия Хәлиуллина, Әдилә Нуртдинова һәм коллективның яңа әгъзасы Валентина Еремеева.

    "Аксу Агро" агрофирмасының сөтчелек комплексы җитәкчесе Равил Мусин бәяләмә биргәнчә, әлеге яшь төркемендәге бозаулар яхшы артым бирә, яшь терлекләрнең сакланышы да югары дәрәҗәдә. Бу терлекчеләрнең һөнәри осталыгы турында сөйли. Бозау караучылар график буенча алмашынып фидакарь хезмәт куялар.

    Әдилә Нуртдинова биредә комплекс ачылганнан бирле эшли. Ул бозаулар сәламәт булып үссеннәр өчен аларны ничек ашату, эчерү, тәрбияләү хакында яхшы белә. Тәҗрибәсе, белеме һәм терлекчелек тармагында алган күнекмәләре, хезмәткә мөнәсәбәте аңа яхшы нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеге бирә.

    - Бозаулар - сабый балалар кебек, - дип фикерләре белән бүлеште Әдилә Минәхмәт кызы. - Алар сыйпаганны яратып торалар. Кулга бик тиз ияләшәләр, күрсәләр ерактан ук йөгереп киләләр. Күз алдында көр булып үсүләрен күреп сөенәсең, әлбәттә. Авырып китсәләр, ветеринарга мөрәҗәгать итәбез һәм шунда ук дәвалау процедураларын куллана башлыйбыз.

    Коллектив бердәм, аларны уртак кызыксыну берләштерә. Ә нәтиҗәләрнең яхшы булуы нәкъ менә шуңа бәйле дә инде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: