Аксубаево
  • Рус Тат
  • Урманчы – мактаулы һөнәр

    Урман тармагы хезмәтчәннәре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен - Урман эшчеләре көнен билгеләп үттеләр. Аксубай урманчылыгы җитәкчеләре һәм участок урманчылыгы вәкилләре Казандагы тантаналы чарада катнаштылар. Алар ТР премьер министры Илдар Халиковтан бәйрәм белән котлаулар кабул иттеләр. ТР Хөкүмәте рәисе урман эшчәннәренең соңгы елларда урман байлыгын саклау һәм тармагын үстерүгә керткән өлешләрен билгеләп...

    Урман тармагы хезмәтчәннәре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен - Урман эшчеләре көнен билгеләп үттеләр.

    Аксубай урманчылыгы җитәкчеләре һәм участок урманчылыгы вәкилләре Казандагы тантаналы чарада катнаштылар. Алар ТР премьер министры Илдар Халиковтан бәйрәм белән котлаулар кабул иттеләр. ТР Хөкүмәте рәисе урман эшчәннәренең соңгы елларда урман байлыгын саклау һәм тармагын үстерүгә керткән өлешләрен билгеләп үтте. Аеруча да урманчылык территориясендә янгын очраклары булмавын искәртте.

    Урман хезмәтчәннәрен Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин, ТР урман хуҗалыгы министры Алмаз Нәзиров, Татарстан Республикасының экология һәм табигать ресурслары министры Фәрид Әбделганиев җылы котладылар. Республика тантанасыннан аксубайлылар зур бүләк - урманны патрульләү өчен УАЗ машинасы алып кайттылар.

    - Бүген нинди кәеф белән урманчылар коллективы яши һәм хезмәт куя, куелган мәсьәләләр ничек хәл ителә? - дип кызыксынабыз Аксубай урманчылыгының җитәкче-урманчысы Рөстәм Гатиннан.

    - Безнең урманчыларның кәефләре яхшы, "җиң сызганып" эшләргә әзер, - дип билгеләде ул. - Бүгенгә төп мәсьәләләрнең берсе - Алабуга агач эшкәртү заводына алга таба эшкәртү өчен агач материаллары җибәрү. План-мәсьәлә уңышлы башкарыла. Ел башыннан Аксубай урман хуҗалыгы 400 кубометр агач материалларын эшкәртүгә җибәрде. Әлеге юнәлеш буенча планнарның үтәлүе предприятиедәге икътисади тотрыклылыкны сакларга ярдәм итә. Түбән сортлы чималны җибәрүнең уңайлыгы шунда: андый зур күләмдә агачларны кисү урманнарны яңартырга ярдәм итә, бу җирлекнең экологиясе дә яхшыра дигәнне аңлата.

    Аксубай урманчылыгы 29.622 гектар җир били. Төньяктан көньякка таба территория 52 километрга, көнбатыштан көнчыгышка 55 километрга сузылган. Барлык мәйданның 11 проценты (3 мең гектардана артык) ылыслы агачлар били. 430 гектардан артык урманда - каты яфраклы агачлар - имән, дардар агачы, өрәңге (барлык мәйданның 2 проценты), 20 мең гектарга якын - йомшак яфраклы агачлар - каен, юкә (71 процент) үсә.

    Урман кисү белән җирле урманчылыкта ялланып эшли торган бригада шөгельләнә. Очрактан файдаланып, җирлекләргә беркетелгән урманчылар Алексей Данилов, Илдар Хәмидуллин, Айрат Жамәлиевка җылы рәхмәт сүзләрен әйтәсе килә. Ибрай, Аксубай һәм Чабаксар урманчылыгы территорияләрендә алар план-мәсьәләгә туры китереп урманны кисү эшләрен алып баралар, урман хуҗалыгында, урманда үткәрелгән чараларны урынында ук башкаралар.

    Урманчыларның планда иң төп мәсьәләренең берсе - урманнарны яңарту. Дәүләтнең урман фонды территориясе ел саен 32 гектар яңа урман, авыл хуҗалыгы җирләрен саклаучы 30 гектар урманнар белән тулыландырыла. Уртак эшкә урман хуҗалыгында уннарча ел хезмәт куйган Олег Жуков, Сергей Мартынов, Вәкил Жамәлиев, Наил Нургатин, Сергей Падиряков һәм Иван Уляков үз өлешләрен кертәләр.

    Коллектив турында сөйләгәндә, районның урман тармагы җитәкчесе аның яңартылу тенденциясе турында да сөйләп китте. Урман тармагының аксакалы бүгенгесе көндә дә урманчылыкның җитәкчесе урынбасары Юрий Сазонов кала бирә. Ул 35 ел эшләгән вакыт аралыгында коллектив яңа хезмәткәр белән тулыланып торды. Мәсәлән, Людмила Мастрикова озак еллар урман хуҗалыгында эшләгән бабасы һәм әтисенең эшен, Марсель Закиров гаилә традициясен дәвам итә. Димәк, урманчы һөнәре актуаль, кызыклы һәм үзенең абруен югалтмый.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: