Аксубаево
  • Рус Тат
  • Участок вәкиле тәүлек әйләнәсе хезмәттә

    Кичә участок вәкилләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Аксубай районында 11 административ участок бар, аларның һәркайсына полициянең участок уполномоченные (УУП) беркетелгән. Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге УУП бүлекчәсе җитәкчесе Идиал Ибраһимов сүзләренә караганда, участок вәкилләре булып эчке эшләр бүлегенең яшь, перспективалы полиция хезмәткәрләре эшли. Бары тик берсе генә әлеге...

    Кичә участок вәкилләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.

    Аксубай районында 11 административ участок бар, аларның һәркайсына полициянең участок уполномоченные (УУП) беркетелгән.

    Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге УУП бүлекчәсе җитәкчесе Идиал Ибраһимов сүзләренә караганда, участок вәкилләре булып эчке эшләр бүлегенең яшь, перспективалы полиция хезмәткәрләре эшли. Бары тик берсе генә әлеге хезмәттә беренче ел, калганнары тәҗрибә туплап өлгергән инде. Өлкән участковый, полиция майоры Айдар Нуруллин да әлеге командада. Быел ул "Татарстан Республикасының иң яхшы полиция участок вәкиле" конкурсында районны тәкъдим итте.

    Күпчелек очракта район урамнары буйлап җәяү атлаган, киң күңелле участок вәкиле Нуруллинны белмәгән кеше сирәктер, мөгаен. Ул 15 ел эчке эшләр органнарында хезмәт итә: 5 ел - районның сак бүлегендә милиционер, 10 ел участок вәкиле булып.

    Айдар бу һөнәрне очраклы гына сайламаган, аның әтисе - Минсәгыйть Нуруллин эчке эшләр органнарында 21 ел оператив хезмәткәр булып хезмәт куйды. Ә Айдарга әтисенең эш урынында еш булырга, өйдә аның милиция формасын киеп карарга туры килә. Әмма ул бер төшенчәне исеннән чыгармый: форма бары тик намуслы, гадел кешегә генә килешә.

    Мәктәпне тәмамлагач, Чистай авыл хуҗалыгы техникумының юридик бүлегенә укырга керә, аннары Мәскәүнең икътисад, статистика һәм информатика университетында читтән торып белем ала.

    - Кешеләр дә барысы да тигез, канун да барысы өчен дә бер үк. Бер генә мөрәҗәгатьне дә, бер генә шалтыратуны да игътибарсыз калдырырга ярамый - участок вәкиле 24 сәгать буена элемтәдә булырга тиеш. Күпләрдә кием хөрмәт уятса, абруйны һәркем үзе яуларга тиеш, - дип сөйли участковый. - Кешеләр сиңа ышанырга тиеш. Ышаныч юк икән - эшнең нәтиҗәсе дә булмаячак.

    Майор Нуруллинның беренче административ участогы - Аксубайдан 40 километр чамасы ераклыкта урнашкан Яңа Ибрай авылы. Районга эш белән чыкканда җәйге эсседә дә, кышкы буранда да участок вәкилен берничә тапкыр эш урынына кадәр илтеп куярга туры килде безгә. Аның беркайчан да хезмәт машинасы булмаудан (ул вакытта участковыйлар карамагында бөтен районга дүрт "Нива" машинасы гына иде) зарланганын ишетмәдек, ә бит аның участогы иң ерагы. Һәрвакыт күтәренке кәефтә, аралашучан, ярдәмчел.

    - Участокта килеп чыккан беренче вакыйганы хәтерлим әле - шәхси өйдән азык-төлек урлана, аны кайнар эздән ачыкладык. Өлкән участок вәкиле Марс Төхвәтуллин минем остазым булды, һәр башлангычымда ярдәм итте, - дип фикерләре белән бүлеште Айдар.

    Милиция майоры Нуруллин 15 ел эшләү дәверендә гражданнардан күпме рәхмәт сүзләре ишетте. Ул "Милициянең иң яхшы участок уполномоченные" күкрәк билгесе, "III дәрәҗә хезмәттә аерылып торган өчен" медале белән бүләкләнгән. Бүлекнең иң яхшы хезмәткәре буларак Айдар Нуруллин Татарстан полицейскийлары командасында Казанның 1000 еллыгы чарасына, Олимпиада үткән көннәрдә Сочига, башкалабызда уздырылган Универсиадага хокук тәртибен саклауга җибәрелде.

    - Һәр полиция хезмәткәре кебек, миңа да өйдә, балаларым, хатыным янында булу бәхете сирәк эләгә. Әмма гаиләм мине аңлый, ярдәм итәргә тырыша. 6 яшьлек улым - полициядә хезмәт итәргә хыяллана, ә 3 яшьлек кызым табиб булып уйнарга ярата, - дип елмая Айдар. Ир-атларга хас барлык сыйфатларны да ул әтисеннән туплаган. Әтисе кебек ярдәмчел, ныклы холыклы. Әтисеннән тупланган тормыш сабаклары аңа чын полиция хезмәткәре һөнәрен сайлауда булышкан, ә аны танып белеп кенә калмыйлар, аңа ышаналар, хөрмәт итәләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: