Аксубаево
  • Рус Тат
  • Туган җиргә тугры ул

    "Сөлчә" ҖЧҖ җитәкчесе Мансур Миннебаев өчен бу ел - юбилей елы. Әмма эш белән мәшгуль кешеләрнең гадәттә туган көннәре турында уйларга вакытлары юк. Авыл хуҗалыгы производствосына җитәкчелек иткән кеше өчен бигрәк тә - җәйнең һәр сәгате исәптә. Һәм бу кырык елдан артык шулай дәвам итә. 1973 елда Иске Кыязлы мәктәбен...

    "Сөлчә" ҖЧҖ җитәкчесе Мансур Миннебаев өчен бу ел - юбилей елы.

    Әмма эш белән мәшгуль кешеләрнең гадәттә туган көннәре турында уйларга вакытлары юк. Авыл хуҗалыгы производствосына җитәкчелек иткән кеше өчен бигрәк тә - җәйнең һәр сәгате исәптә. Һәм бу кырык елдан артык шулай дәвам итә.

    1973 елда Иске Кыязлы мәктәбен тәмамлаган Мансур Миннебаевның аттестатында бары тик ике генә дүртлесе, калганнары гел бишле була. Әмма ул укуын дәвам итәргә ашыкмый - өч ел туган колхозында тракторчы булып эшли. Җирдә хезмәт куюның тәмен тәмам татыгач кына, авыл хуҗалыгы техникумында агроном белгечлеген үзләштерә.

    - Вахитов исемендәге колхоз ул елларда чәчүлек орлык хәзерләү юнәлешенә ия иде, - дип искә ала Мансур Фәхретдин улы. - Монда мине яңа техникалар инженеры итеп эшкә кабул иттеләр. Бу минем өчен беренче җаваплы вазифа булды. Биредә орлыкларны эшкәртү, калибрлау эшләре башкарылды, хуҗалыклар бездән элиталы орлык сатып алдылар. Орлыкчылык үзәгендә эшләгән елларда, оештыручы тәҗрибәсен дә үзләштердем.

    Бу колхозда район авыл хуҗалыгы химиясе филиалы урнаша. Ундүрт ел дәвамында Мансур Миннебаев әлеге филиалга җитәкчелек итә. Бу инде бөтенләй башка - техник юнәлеш алган хезмәт - район буенча органик, минераль ашламалар таратыла, туфракны известьлау белән шөгыльләнәләр.


    2016 ел район Сабантуенда авыл хуҗалыгы тармагындагы хезмәтләре өчен Мансур Миннебаевка РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.


    Шуның белән беррәттән авыл хуҗалыгында сәясәт тә үзгәрә. Туксанынчы елларда Мансур Фәхретдин улы "Кызыл Тау" күмәк хуҗалыгын, аннан соң Вахитов исемендәге күмәк хуҗалыкны җитәкли. Бу бөтен ил өчен авыр чор була, авыл тормышы да кыенлаша. Әмма кешеләр, яхшыга өмет тотып, кырларда, фермаларда армый-талмый хезмәт куюларын дәвам итәләр. Мансур Фәхретдин улының биографиясендә дә үзгәрешләр сизелә. 2008 елда туган авылы Иске Кыязлыны, әлеге саладан чыккан Алмас Заһидуллин җитәкчелегендәге инвестор үз канаты астына ала. Авылның яңаруын монда нәкъ менә инвестор килү белән бәйлиләр. Ул авылдашларының Иске Кыязлыны төзекләндерү мәнфәгатьләрен хуплый, суүткәргеч сузу, урамнарны яктырту эшләрен җайга сала. Мансур Миннебаев яңа оешкан "Алтэкс" агрофирмасын җитәкли башлый.

    Кайда гына хезмәт куярга туры килсә дә, тормыш юлдашы Фидания Сорур кызы аның ышанычлы терәге була. Алар бергәләп өч кыз тәрбияләп үстергәннәр, бүген оныкларына сөенеп яшиләр.

    Бүгенге көндә хуҗалыкта 47 кеше эшли. Аларның кайберләре турында без газета битләрендә яктырттык инде.

    - Безнең коллективта уңган-булганнар гына хезмәт куя, - дип үз фикерләрен җиткерде җитәкче. - Терлекчелектә дә, игенчелектә дә тәҗрибәле, тәртипле кешеләр эшли, алар теләсә нинди эшне дә намус белән башкаралар. Печәнне беренче тапкыр чаптыру да оешкан төстә үтте. Җитәкче фикеренчә, азыклар быел да җитәрлек хәзерләнә, узган елгы запас та бар әле. Бүген механикалаштырылган звено сенаж салуда киеренке эшли. Үзенең хезмәт юлы турында сөйләп ул, җитештерүгә кагылышлы эшләр турында да еш кабатлады. Бу аңлашыла да, чөнки аның тормыш юлы авыл хуҗалыгы производствосы белән тыгыз бәйләнгән бит.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: