Аксубаево
  • Рус Тат
  • Тәҗрибәле белгеч һәм сөйкемле кеше

    Районның мәгариф бүлегендә Гөлнур Идиятова утыз һәм тагын өч ел хезмәт куя. "Шат күңелле, оптимист, аралашучан һәм ачык, сизгер һәм дикъкатьле, һәрвакыт киңәш биреп ярдәм итә", - дип сөйлиләр аның турында хезмәттәшләре. Ул Яңа Ибрай авылында туа, анда мәктәпне тәмамлый. - Олы буын кешеләре аның турында җәмәгать тормышында катнаша торган...

    Районның мәгариф бүлегендә Гөлнур Идиятова утыз һәм тагын өч ел хезмәт куя. "Шат күңелле, оптимист, аралашучан һәм ачык, сизгер һәм дикъкатьле, һәрвакыт киңәш биреп ярдәм итә", - дип сөйлиләр аның турында хезмәттәшләре.

    Ул Яңа Ибрай авылында туа, анда мәктәпне тәмамлый.

    - Олы буын кешеләре аның турында җәмәгать тормышында катнаша торган һәм чая укучы кыз иде дип сөйлиләр, - дип белдерде Яңа Ибрай мәктәбе директоры Ринат Мотыгуллин. - Ата-аналарын "5"ле билгеләре белән генә шатландырып торды ул.

    Гөлнур Раузетдин кызы укуын Яр Чаллы шәһәренең педагогия институтында дәвам итә һәм тиздән "педагогика һәм башлангыч белем бирү методикасы" юнәлеше буенча белгеч була. Уку вакытында тормыш аңа ул вакытта Аксубай районының РОНО мөдире булган Ирек Галиуллин белән очрашу бүләк итә. Чая кыз аның кем икәнен белеп, янына килә дә, тиздән укуын тәмамлавы турында белдерә. Ирек Әбделхак улы аны эшкә чакыра.

    - Минем янга кабинетка яшь кенә кыз керсә дә, анарда ныклы характер сизелә иде инде. Ул үз фикерен яклый белде, - дип сөйли Ирек Галиуллин. - Мин аны мәктәпкәчә яшьтәгеләр методисты итеп эшкә билгеләдем. РОНОда ул вакытта эш хакы әз иде, эшчеләр җитмәде, ә эш - бер дә бетми. Җаваплылыктан курыкмады ул. Беренче көннән үк эшкә "җиң сызганып" кереште.

    Аннары Гөлнур Раузетдин кызы мәктәпкәчә яшьтәге тәрбия буенча инспектор булды, балалар бакчаларын контрольдә тотып, тикшереп торды. Һәр балалар бакчасында һәр тәрбиячене, проблемаларны белеп торды һәм чишәргә ярдәм итте. 2001 елдан мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары булып эшли.

    - Мәгариф бүлегендә ул иң тәҗрибәле белгеч, - дип сөйли бүлек җитәкчесе Әминә Вәлиуллина. - Гөлнур Раузетдин кызы тәрбия блогын һәм өстәмә укытуны контрольдә тота. Ул мәгарифтә кертелгән барлык үзгәрешләрне белә һәм шунда ук хезмәттәшләренә аңлата. Үз эшенең остасы. Чөнки һәрвакыт профессиональлек һәм осталык дәрәҗәсен арттыра. Нәтиҗәдә 1990 елда РСФСРның мәгариф Министрлыгыннан алган Грамота, 1996 елда "Халык мәгариф отличнигы" билгесе һәм 2004 елда "Россия Федерациясенең мәгариф өлкәсендә мактаулы хезмәткәре" исеме белән бүләкләнде.

    - Гөлнур Раузетдин кызы - бик сөйкемле кеше, - дип сөйли хезмәттәше Людмила Горбунова. - Ул энергия һәм иҗат чыганагы. Анарга кешеләргә карата ваемлылык хас. Ул олыларга хөрмәт белән мөрәҗәгать итә, яшьләргә дә үзен өстен итеп күрсәтми. РООга килүчеләр аның янына да кереп чыгарга тырышалар.

    Тормыш иптәше белән Гөлнур Идиятова ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Ике оныклары бар. Бу көннәрдә кызы кияүгә чыкты. Ә бүген исә Гөлнур Раузетдин кызы юбилеен билгеләп үтә. Ул бик бәхетле кеше, чөнки аңа ана бәхетен татып карау һәм гаилә учагын саклау гына түгел, профессионал буларак җитәкчеләр һәм хезмәттәшләре хөрмәтенә лаек булу бәхете дә елмайды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: