Аксубаево
  • Рус Тат
  • Әтисе сукмагыннан киткән

    Билаловларның милиция династиясен районда хөрмәт итәләр. Госман Гомәр улы эчке эшләр органнарында 22 елга якын хезмәт итә. Хезмәт юлын оператив дежурный ярдәмчесе вазыйфасыннан башлый, балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор, тикшерүче була, ә лаеклы ялга кадрлар буенча җитәкче урынбасары постыннан китә. Әмма өйдә кул кушырып утыру аңа хас сыйфат булмаганлыктан, пристав...

    Билаловларның милиция династиясен районда хөрмәт итәләр.

    Госман Гомәр улы эчке эшләр органнарында 22 елга якын хезмәт итә. Хезмәт юлын оператив дежурный ярдәмчесе вазыйфасыннан башлый, балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор, тикшерүче була, ә лаеклы ялга кадрлар буенча җитәкче урынбасары постыннан китә. Әмма өйдә кул кушырып утыру аңа хас сыйфат булмаганлыктан, пристав булып эшли башлый, әлеге хезмәткә 17 ел гомерен багышлый. Хәзерге һөнәре дә коллегалары белән очрашып торуны таләп иткән хезмәт - район алкоголь инспекциясе бүлеген җитәкләгәнлектән аңа полиция хезмәткәрләре белән берлектә уртак тикшерү рейдларына еш чыгарга туры килә.
    Госман Гомәр улының - ике баласы: тормыш иптәше Гөлсирә ханым белән уллары Йолдызны һәм кызлары Гөлназны тәрбияләп үстергәннәр, дүрт оныклары үсеп килә. Милиция ветеранының горурланырлыгы бар - балаларына лаеклы тәрбия биргән, өй салган, йорт яны участогында нинди генә җимеш агачы үсми. Әмма ата кешенең төп горурлыгы - үз сукмагыннан киткән улы.
    - Йолдыз мәктәпне тәмамлаганда, мин аңа милиция хезмәткәре һөнәрен сайлау фикеремне җиткердем һәм ул сүземне кире какмады, - дип искә алып сөйли өлкән Билалов.
    Әтиләренең үрнәге һәрвакыт балаларының күз алдында була - кискен, таләпчән, абруйлы. Менә шуның өчен Йолдыз, үзе сөйләгәнчә, бүгенге көндә үзен башка һөнәр иясе итеп күз алдына да китерә алмый. Ул Алабуга урта-махсус милиция мәктәбенә укырга керә, аны уңышлы гына тәмамлый. Әтисе эшләгән бүлеккә кайтып, тикшерү бүлекчәсендә хезмәтен башлый.
    - Әлбәттә инде, әтием киңәшләре белән ярдәм итте, өлкән коллегаларым да төрлечә булышлык күрсәттеләр. Миңа тәҗрибәле остаз һәм укытучы Владимир Абаськин кулы астында эшләргә туры килде, - ди Йолдыз. - Һөнәремдә миңа һәрвакыт ике кеше - әтием һәм Владимир Ильич өлге булып торды.
    Бүгенге көндә аның тикшерүче буларак унбиш еллык хезмәт стажы бар, юстиция подполковнигы кече Билалов биш елга якын тикшерү бүлеген җитәкли.
    - Куйган максатка ирешүдә үҗәтлек, тырышлык - улымның холкына хас төп сыйфатлар, - ди отставкадагы милиция майоры Госман Билалов. - Әйе, ул бу һөнәрдә мине дә узып китте, мин майор, тикшерүче буларак та сигез ел эшләдем. Ул миннән күпкә тәҗрибәлерәк, бары тик көнкүрештә кирәк булган киңәшләрне генә сорап килә .
    Әйе, тормышын әтисенең һөнәре белән бәйләгән улы анардан яхшырак булырга тиеш.
    -Полиция хезмәткәре булмасам нинди һөнәрне сайлаган булыр идемме, әлбәттә инде, милиционер, - дип елмая Йолдыз.
    Полиция хезмәткәре сүзләреннән, бүгенге көндә дә районда абруй казанган әтисе кайчандыр йөрткән офицер погоннарын аның да зур горурлык белән йөртүе сизелеп тора.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: