Аксубаево
  • Рус Тат
  • Теләсә нинди эшне – намус белән

    "Сөлчә" ҖЧҖ кырларында чәчү кампаниясе төгәлләнү белән киеренкелек кимеми. Бүген хуҗалыкта чәчүлекләрне тәрбияләү һәм азык әзерләү буенча агрочаралар үткәрелә. - Эшчеләр намуслы хезмәт куялар, - дип билгеләп үтте хуҗалык җитәкчесе Мансур Миннебаев. - Безнең зур булмаган авыл хуҗалыгы предприятиесендә һәр хезмәткәрнең эше күз алдында. Аларның һәрберсе турында да мактау сүзләре...

    "Сөлчә" ҖЧҖ кырларында чәчү кампаниясе төгәлләнү белән киеренкелек кимеми.

    Бүген хуҗалыкта чәчүлекләрне тәрбияләү һәм азык әзерләү буенча агрочаралар үткәрелә.

    - Эшчеләр намуслы хезмәт куялар, - дип билгеләп үтте хуҗалык җитәкчесе Мансур Миннебаев. - Безнең зур булмаган авыл хуҗалыгы предприятиесендә һәр хезмәткәрнең эше күз алдында. Аларның һәрберсе турында да мактау сүзләре генә әйтәсе килә.

    Шундый эшчеләрнең берсе - Тәлгат Натиев. Авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе бәяләмә биргәнчә, бу хезмәткәр универсаль һәм һәр эштә дә ул үзен җаваплы һәм тырыш эшче буларак тәкъдим итә.

    Кышын механизатор техника ремонтлау белән мәшгуль (ул әле эретеп ябыштыручы да). Язын - басуларны тырмалый, чүп үләннәренә каршы көрәшә. Җәй җитте исә - азык әзерләүгә керешә. Тәлгат Натиев универсаль азык җыю комбайнына идарә итә. Зур нәтиҗәлелек белән эшли, чөнки беренче чабым азык әзерләүдә аерым әһәмияткә ия. Белгеч билгеләп үткәнчә, иртә чабылган үләннәр маллар өчен аеруча да кыйммәтле. Агрофирма маллардан югары продуктлылык алуга ирешсен өчен яхшы сыйфатлы һәм җитәрлек күләмдә азык запасы кирәк. Шуңа күрә уңган механизатор 30 елдан артык иртә таңнан кичкә кадәр кырда тырышлык куя.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: