Аксубаево
  • Рус Тат
  • Шундый һөнәр бар – кешеләргә ярдәм итү

    Бу атнада социаль тармак хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Социаль хезмәткәрләр- игътибарлы, кайгыртучан, чит кеше бәласенә битараф булмаган, киң күңелле, зур йөрәкле кешеләр. Безнең районда социаль яклау хезмәте үз һөнәрләренә тугры йөзләгән кешене берләштерә. СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ БҮЛЕГЕ Наил Вәлиуллин җитәкләгән социаль яклау бүлеге коллективы районда мөһим миссия башкара - халыкның...

    Бу атнада социаль тармак хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.

    Социаль хезмәткәрләр- игътибарлы, кайгыртучан, чит кеше бәласенә битараф булмаган, киң күңелле, зур йөрәкле кешеләр. Безнең районда социаль яклау хезмәте үз һөнәрләренә тугры йөзләгән кешене берләштерә.

    СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ БҮЛЕГЕ

    Наил Вәлиуллин җитәкләгән социаль яклау бүлеге коллективы районда мөһим миссия башкара - халыкның төрле категориясенә канун тарафыннан каралган льготаларга хокукларны тәэмин итә, компенсацияләр һәм пособиеләр билгели һәм түли. Узган елда 8028 граждан (хезмәт ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, күп балалы гаиләләр һ.б.) 28,5 миллион сумнан артык бер тапкыр бирелә торган пособиеләр, торак-коммуналь субсидияләр (шул исәптән аз тәэмин ителгән гаиләләр дә) алды. Социаль хезмәт күрсәтү бүлеге төрле юнәлешләр буенча эшли. Бирегә кешеләр үзләренең борчу-мәшәкатьләре, сораулары белән киләләр, аларның һәркайсын игътибар белән тыңларга, ярдәм итәргә, аңлатмалар бирергә кирәк. Үз эшләренең чын осталары - Елена Золина, Татьяна Кандалина, Лариса Аюпова, Ольга Пудихина, Надежда Кулькова һәм Гүзәл Шәйдуллина булган кечкенә коллектив зур эш күләме башкара һәм алар кешеләрнең рәхмәт сүзләренә лаек.

    Социаль яклау бүлеге бүлекчәсе - "Шәфкатьлелек" комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге.

    Районда даими ярдәмгә мохтаҗ өлкән кешеләр аз түгел. Мондый кешеләргә булышу, Тәнзилә Габдрахманова җитәкләгән үзәкнең нәфис хатын-кызлары җилкәсенә төшә. Үзәктә өйгә килеп социаль ярдәм күрсәтү (мөдир Ольга Миронкина), гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү (Татьяна Семенова), тернәкләндерү (Елена Охотникова) бүлекләре эшли. Коллективта эш спецификасын яхшы белгән белгечләр, иң яхшы сыйфатларга гына ия булган кешеләр хезмәт куя. Кешелеклелек сыйфатлары аерым мөһим урын алып тора, чөнки учреждение хезмәткәрләре үз тәрбияләрендә булган кешеләр белән тыгыз элемтәдә эшлиләр. Өлкән яшьтәге кешеләр, мөмкинлекләре чикләнгән балалар, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр алар тырышлыгы белән вакытында тиешле ярдәм алалар, игътибар һәм кайгырту тоялар. Хезмәткәрләрнең һәркайсын аерым билгеләп үтү мөмкин түгел, аларның барысы да мактау сүзләренә лаек.

    Федоровка интернат-йорты районда 20 ел эшләп килә. Бүген монда 102 кеше яши. Шуларның 67 се - даими ярдәм таләп ителгән инвалидлар, 4 се - тыл хезмәтчәне. Рузилә Бәширова җитәкләгән коллектив үз канаты астында булган кешеләргә тулы кыйммәтле тәрбия бирә, дәвалый. Яңа технологияләр, һөнәри стандартлар кертелә. Боларның барысы да - биредә яшәүче граҗданнарның тормыш шартларын яхшырту өчен эшләнә. Бүлмәләр чиста, уңайлы, тәрбия яхшы. Коллектив көче белән территория төзекләндерелә, җәен аның тирә-ягы чәчәкләргә күмелә. Ашханә өчен яшелчәләрне үзләре үстерәләр, медицина хезмәткәрләре өлкән яшьтәге ялгыз кешеләрнең сәламәтлеген саклауга зур игътибар бирәләр. Биредә өлкәннәрнең ялы, яхшы кәефе турында кайгырталар, Интернат-йортта белгечләр социаль-мәдәни чараларны даими оештыралар.

    "Хыял" балалар йорты ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм ителгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү буенча менә инде 12 ел дәвамында эшчәнлек алып бара.

    Гаиләсендә исерек әти- әнисеннән кыенлык күргән бала, әлеге бинага килеп кергәч, дөньяны бөтенләй башкача - игелекле, матур итеп күзаллый. Балалар үзләрен якланган итеп хис итсеннәр өчен, биредә барлык шартлар да тудырылган. Яшүсмерләрне тернәкләндерү - Гөлнара Шарашева җитәкләгән коллектив өчен үзенчәлекле эш. Балаларны дөрес тормыш юлына бастыруны максат итеп куйган приют белгечләре - чын профессионаллар һәм зур йөрәкле кешеләр.

    Учреждениенең үз транспорты бар, димәк биредә тәрбияләнгән балаларга Свияжск, Раиф кебек тарихи урыннарда, Казан шәһәренең истәлекле урыннарында, циркта, театрда булу мөмкинлеге тудырылган. Мондый сәфәрләр балаларны бердәм итә, позитив эшләргә, иҗатка илһамландыра.

    МӘШГУЛЬЛЕК ҮЗӘГЕ

    Мәшгульлек үзәгенең төп бурычы - гражданнарга эшкә урнашуда ярдәм итү. Бу эш урыннары табу, эш бирүчеләргә белем һәм осталыкка ия булган эшчеләрне сайлап алу. Иван Маклаков җитәкләгән Аксубай районы мәшгульлек үзәге, берничә юнәлеш буенча республикада лидерлык позициясен тота. Монда халыкны эш белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән Федераль һәм Төбәк программалары тулы күләмдә тормышка ашырыла. Районда эшсезләр дәрәҗәсен 0,59 процентка кадәр киметү, халыкның төрле төр хезмәтләр алу таләбен канәгатьләндерү аларның эш нәтиҗәсе булып тора.

    ПЕНСИЯ ФОНДЫ

    Пенсия фонды идарәсе карамагында тугыз меңгә якын кеше санала. Бу район халкының чиреге дигән сүз. Аларга 24 хезмәткәр хезмәт күрсәтә. Владимир Тимофеев җитәкләгән коллектив пенсияләрне, социаль түләүләрне вакытында түләү, иминият взносларын администрацияләү функцияләрен үтәү бурычларын уңышлы башкара. Монда югары квалификацияле белгечләр хезмәт куя. Эшчәнлекнең барлык күрсәткечләре буенча да Аксубай Идарәсе - республикада иң яхшылар исәбендә.

    Пенсия фонды замана белән бергә атлый. "Гражданинның шәхси электрон кабинеты" гамәлдә. Сигез йөздән артык кеше электрон төрдәге шәхси кабинетта теркәлгән. Район Пенсия фонды идарәсе ярдәмендә пенсионерлар компьютерда эшләргә өйрәнәләр. Пенсионерлар союзы төрле тармак ветераннары арасында район спартакиадалары оештыралар, республикада үткән җәйге һәм кышкы олимпиадаларда актив катнашалар.

    Фото: frant.me

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: