Аксубаево
  • Рус Тат
  • “Шәфкатьлелек“ үзәге 18 ел хезмәт күрсәтә

    "Шәфкатьлелек" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге 18 ел дәвамында социаль хезмәтләр күрсәтү белән мәшгуль. Язмыш кушуы буенча авыр тормыш хәленә юлыккан, үз-үзенә хезмәт күрсәтү сәләтен югалткан кешеләр турында кайгырту - теләсә кайсы җәмгыятьнең изге бурычы. Бу учреҗдение үзенә йөкләнгән социаль миссияне уңышлы үти. Үзәктә өч бүлек эшли. Өйгә килеп...

    "Шәфкатьлелек" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге 18 ел дәвамында социаль хезмәтләр күрсәтү белән мәшгуль.

    Язмыш кушуы буенча авыр тормыш хәленә юлыккан, үз-үзенә хезмәт күрсәтү сәләтен югалткан кешеләр турында кайгырту - теләсә кайсы җәмгыятьнең изге бурычы. Бу учреҗдение үзенә йөкләнгән социаль миссияне уңышлы үти. Үзәктә өч бүлек эшли. Өйгә килеп социаль ярдәм күрсәтү бүлегенә Ольга Миронкина җитәкчелек итә. 45 социаль хезмәткәр 250дән артык кешегә ярдәм күрсәтә. Алар тәрбиясендә 5 инвалид, 7 Бөек Ватан сугышы ветераны, 30дан артык хезмәт тылы бар. Социаль хезмәткәрләр гарантияләнгән хезмәт күрсәтүдән тыш, бригадаларга берләшеп, өлкән яшьтәге кешеләргә өй җыештыруда, йорт яны сад-бакчаларда эшләүдә ярдәм итәләр.
    - Өлкән яшьтәгеләр аларны кызларым дип йөртәләр. Хезмәткәрләр дөрестән дә аларның гаиләләрен алмаштыралар, - дип сөйли Ольга Миронкина.
    Ул иң яхшы хезмәткәрне аерып әйтә алмады. "Аларның барысы да тырыш, кайгыртучан һәм игелекле - теләсә кайсы минутта ярдәмгә килергә әзер. Аларның һәркайсы 6-10 кешегә социаль ярдәм күрсәтә".
    Социаль хезмәткәр көнендә Урмандееводан Маргарита Васильева, Сөнчәледән Нина Давыдова, Кече Акташтан Лидия Титова һәм Иске Үзидән Лариса Молоткина фидакарь хезмәтләре һәм уңышлары өчен Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгыннан Мактау кәгазьләре белән бүләкләнделәр.
    Социаль-тернәкләндерү бүлеген Елена Охотникова җитәкли. Бер ел агымында стационар һәм ярымстационар формада социаль хезмәтләр алучы 500дән күбрәк кеше тернәкләндерү курслары үтә.
    - Дәвалау курсларыннан тыш, әлеге категория кешеләре социаль-мәдәни тернәкләндерү дә үтәләр, - ди Елена Охотникова. - Күтәренке кәеф формалаштыру максатларында даими рәвештә концерт программалары оештырабыз. Безгә "Златоцвет" ансамбле актив ярдәм итә, әлеге төркемдә чыгыш ясаучыларның күбесе безнең үзәк ветераннары. Музейларга, чишмәләргә экскурсияләр оештырабыз.
    Иҗади остаханәләр дә эшли. Психолог Наталья Хәйруллина җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар мозаикалар, пазллар төзиләр, "Канзаши" техникасына өйрәнәләр. Социаль хезмәт күрсәтү буенча белгеч Ольга Воронинаның да хезмәт стажы җитәрлек.
    Гаиләгә һәм балага социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә өч белгеч хезмәт куя, әлеге бүлек белән Татьяна Семенова рәислек итә. Бүлек күп балалы, аз керемле гаиләләргә, инвалид балаларга психологик һәм педагогик ярдәм күрсәтә. Күзәтүчесез балалар белән профилактик эш алып бару - иң җаваплы һәм мөһимедер, мөгаен.
    Белгечләр мөмкинлеге чикле балалар тәрбияләгән, авыр тормыш хәлендә калган яки социаль яктан уңышсыз гаиләләр белән эшлиләр. Шул рәвешле, районда социаль куркыныч хәлдәге 10 гаиләгә социаль ярдәм күрсәтелә, анда балигъ булмаган 28 бала тәрбияләнә. Алар даими күзәтүдә.
    Белгечләр ата-аналарны һәм үсмерләрне эшкә урнаштыруда, документлар рәсмиләштерүдә, балалар ялын оештыруда да булышалар. Үзәктә шулай ук компьютер гыйлемлелеге кабинеты эшли.
    Оешма белгечләре МЧС хезмәткәрләре белән берлектә күп балалы, аз тәэмин ителгән, социаль яктан уңышсыз булган гаиләләрдә булып, автомат янгын сигналлары урнаштыралар һәм аларның эшен күзәтәләр. Мисалга, узган елны 23 өйдә, 2017 елда 28 өйдә АПСлар урнаштырылды.
    - Үзәккә психологик ярдәм сорап теләсә кайсы гаилә теләсә кайсы вакытта мөрәҗәгать итә ала, - дип сөйли Татьяна Семенова. - Бүлек мәктәпләр белән дә тыгыз элемтәдә тора. Авыр үсмерләр белән психолог эшли. "Кулга кул тотыныйк, дуслар" коррекцион-тернәкләндерү программасы буенча мөмкинлекләре чикле балалар белән тәҗрибәле белгеч Наталья Енизеркина эшли. Социаль хезмәт күрсәтү белгече Ольга Уткина да шулай ук район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.
    Үзәктә "Гаилә кунакханәсе" клубы да гамәлдә, ул барлык категория гаиләләр белән аерым программа буенча эшләүне үз эченә ала.
    "Шәфкатьлелек" комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәген ике ел инде Тәнзилә Габдрахманова җитәкли.
    - Безнең хезмәткәрләргә йомшак күңеллелек, кайгыртучанлык, игелеклелек кебек аерым сыйфатлар хас, бу аларга өлкән кешеләргә, инвалидларга, күп балалы һәм уңышсыз гаиләләргә ярдәм күрсәтүдә булышлык итә, - дип билгеләп үтте Тәнзилә Әхмәтгалимовна. - Бездә тәҗрибәле, иҗади, эшкә җаваплы караган, үз эшен яраткан коллектив тупланган. Хезмәткәрләрнең барысына да сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете, оешмага - аның чәчәк атуын һәм күрсәтелгән хезмәтләрнең тагын да киңрәк колач җәюен телим.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: