Аксубаево
  • Рус Тат
  • Россия ДОСААФ оборона оешмасына – 90 ел

    ДОСААФ тарихы бай, киләчәге ышанычлы, чөнки ул мөһим бурычларны тормышка ашыра - илнең оборона сәләтен, милләтләр иминлеген ныгытуда ярдәм итә. Соңгы елларда әлеге тармакта үзгәртеп корулар күп булды. РФ Оборона министрлыгы өчен дәүләт заказларын үтәгән район дәрәҗәсендәге ДОСААФ оешмалары республикада бармак белән генә санарлык. Аксубай ДОСААФы шундыйлар рәтендә. ДОСААФ район...

    ДОСААФ тарихы бай, киләчәге ышанычлы, чөнки ул мөһим бурычларны тормышка ашыра - илнең оборона сәләтен, милләтләр иминлеген ныгытуда ярдәм итә.

    Соңгы елларда әлеге тармакта үзгәртеп корулар күп булды. РФ Оборона министрлыгы өчен дәүләт заказларын үтәгән район дәрәҗәсендәге ДОСААФ оешмалары республикада бармак белән генә санарлык. Аксубай ДОСААФы шундыйлар рәтендә.

    ДОСААФ район бүлекчәсенең бүген нинди бурычлар белән яшәве, егетләрне РФ Кораллы Көчләре сафларына әзерләү турында без аның җитәкчесе Петр Волков белән әңгәмә корабыз.

    - ДОСААФ район өчен яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә, аларны Кораллы Көчләр сафларында хезмәт итүгә әзерләүдә алыштыргысыз чылбыр булды һәм шулай булып кала да. Безнең Иҗтимаги Дәүләт оешмасы эше төрле юнәлешләр буенча җайга салынган. Оешма эшчәнлеге армиягә китәсе егетләрне "Хәрби машина йөртүче" белгечлеге буенча укытуны, хәрби-патриотик тәрбия бирүне оештыру, спортның техник, хәрби-кулланма төрләрен, яшь буынның техник сәләтен үстерү, массакүләм-техник һөнәри кадрларны әзерләүне үз эченә ала. Өстенлекле юнәлешләр арасында - егетләрне хәрби шоферлар буларак армия хезмәтенә әзерләү. Безнең белгечләр, машина йөртү серләренә төшендерү, техник белем бирү белән беррәттән, хәрби әзерлек нигезләренә дә өйрәтәләр. Курсантлар гомумгаскәр әзерлек үтәләр. Аңа сафка тезелү, физик, тактик, корал белән эш итәргә өйрәтүләр керә. Егетләр Кораллы Көчләр сафларына хәрби машина йөртүчеләр буларак китәләр. Бүгенге көндә Оборона министрлыгы линиясе буенча 14 егет уку-өйрәнүләр үтә. Алар 2017 елның язгы чакырылышында армиягә китәчәк.

    ТР ДОСААФ (Армия һәм Флотта ирекле ярдәм оешмасы) төбәк иҗтимаги берләшмәсенең Аксубай җирле оешмасы эшчәнлек алып барган елларда йөзләгән, меңләгән аксубайлы, шул исәптән гүзәл затларыбыз өчен дә ышанычлы автомобильчеләр мәктәбенә әверелде. Заманча җиһазлар белән тулыландырылган материаль-техник база (алар аны үз көчләре белән булдырдылар) машина йөртү һөнәренә югары дәрәҗәдә укыту мөмкинлеге бирә.

    - Петр Васильевич, коллектив үз алдына куелган бурычны ничек үти?

    - ДОССАФ җирле оешмасының шәхси составы бердәм, эшкә сәләтле. Без үзебезгә йөкләнгән бурычны лаеклы үтибез. Коллективның төп нигезен Владимир Лодоркин, производствога өйрәтү осталары Николай Макаров, Равил Хәсәншин кебек тәҗрибәле кешеләр алып тора.

    Бездә шулай ук киләчәге ышанычлы булган яшьләр дә хезмәт куя. Наталья Сафиуллина укыту эшен җитәкли, Сергей Князьков, Раил Хөснетдинов производствога өйрәтү осталары булып эшлиләр. Техник хезмәткәр Александр Тимофееев автомобильләргә хезмәт күрсәтә. Шундый лаеклы хезмәткәрләр көче белән ниятләнгән барлык программалар да тормышка аша.

    - Патриотик тәрбия бирү, спортның хәрби кулланма төренә кагылышлы эш ничек куелган?

    - Бу - киң күләмле программа. Ул төрле яшьтәге, төрле һөнәр һәм социаль статустагы күпсанлы кешене колачлый. Безнең базада армиягә чакыруга кадәр әзерлек үзәге эшли. Аксубай ДОСААФы көче белән елына төрле дәрәҗәдәге җитмештән артык чара оештырыла. Безнең оешма районда үткәрелгән патриотик юнәлештәге барлык спорт ярышларында катнаша, яшьләр һәм мәктәп укучылары арасында спортның хәрби-кулланма төрләре буенча бәйгеләр, көч сынашулар үткәрә. Иң-иңнәр республика этабы ярышларында район данын яклыйлар. Ике тапкыр Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган Н.Г. Столяров исемендәге "Спортның хәрби-кулланма төрләре буенча иң яхшы нәтиҗә өчен" күчмә вымпел һәрдаим безнең кулдан китми.

    ДОСААФ базасында Аксубай муниципаль районы коллективлары пневматик винтовкадан ату буенча ГТО нормаларын тапшыралар. Патриотик тәрбия бирү эшендә без район хакимияте, башкарма комитет, мәгариф бүлеге, ДЮСШ, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, хәрби комиссариат һәм шулай ук иҗтимаги формированиеләр - ветераннар советы һәм тармак ветераннары оешмалары белән актив хезмәттәшлек итәбез. Мондый элемтә яшьләр белән тагын да нәтиҗәлерәк һәм файдалырак эш алып бару мөмкинлеге бирә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: