Аксубаево
  • Рус Тат
  • Республиканың иң яхшы савымчылары арасында

    Кукмарада узган машина белән сыер саву осталарының 43 нче Республика конкурсы безнең район өчен дә уңышлы булды. Аксубай "Аксу Агро" агрофирмасының иң уңган савымчыларыннан берсе Әнисә Хөснетдинованы тәкъдим итте. Конкурсның өч турында 86 балл туплаган Әнисә Харис кызы икенче призлы урынны алды! Машина белән сыер саву осталары сыер савуда, АДУ-1...

    Кукмарада узган машина белән сыер саву осталарының 43 нче Республика конкурсы безнең район өчен дә уңышлы булды.
    Аксубай "Аксу Агро" агрофирмасының иң уңган савымчыларыннан берсе Әнисә Хөснетдинованы тәкъдим итте. Конкурсның өч турында 86 балл туплаган Әнисә Харис кызы икенче призлы урынны алды!
    Машина белән сыер саву осталары сыер савуда, АДУ-1 саву аппаратын сүтеп-җыюда көч сынаштылар, терлекчелек продуктлылыгын арттыруда турыдан-туры бәйле булган теоретик сорауларга җавап бирделәр. Аксубай савымчысы стартның беренче минутларыннан ук иң яхшылар арасында булды - Нурлат районыннан килгән коллегасыннан берничә баллга өстен булса да, мәйдан хуҗабикәсенә оттырды (аңа чемпион титулы бирелде).
    - "Аксу Агро" агрофирмасы җитәкчесе Вәлиҗан Җәлалетдинов һәм сөт комплексы директоры Равил Мусин, Әнисә Хөснетдиновага зур өметләр багладылар, - дип билгеләп үтте савымчыны конкурска алып барган УСХиПның җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Усман Нигмәтуллин. - Һәм ул безнең өметләрне лаеклы аклады. 44 дәгъвачы арасында 2 нче урынны алу өчен үз эшеңнең чын остасы булырга кирәк.
    Әнисә Харисовна үзе конкурсны дулкынлану хисләре белән искә ала.
    - Баштан бик борчылдым, - ди ул. - Чөнки конкурста чын һөнәр осталары көч сынашты. Ләкин мин үземне кулга алдым һәм бары тик яхшы нәтиҗәгә генә омтылдым. Саву вакытында да, саву аппаратын сүтеп-җыйганда да эшләрне яхшы башкарырга тырыштым.
    Әнисә Харис кызына бөтен комплекс, агрофирма җитәкчелеге, ире белән улы көч биреп тордылар. Призлы икенче урын барысын да шатландырды. Республика конкурсында катнашуның истәлеге итеп Диплом һәм кыйммәтле бүләк - кер юу машинасы калачак.
    Республика конкурсындагы уңыш очраклы була алмый. Ул әлеге нәтиҗәгә 15 ел дәвамында авыр һөнәрне үзләштереп иреште.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: