Аксубаево
  • Рус Тат
  • Район иминлеге сагында

    Безнең илдә янгын сүндерүчеләр хезмәте элек-электән хөрмәт һәм ихтирамга лаек булды. Янгынга каршы көрәш эше тарихы янгын сүндерүчеләрнең җәмгыятькә аяусыз хезмәт итүдәге күпсанлы үрнәкләрен үз эченә ала. Патша Алексей Михайловичның 1649 елның апрелендә чыгарган боерыгы Россиядә янгын сагына нигез сала. Шул вакыттан алып янгын сүндерүчеләр һәм янгын хезмәте офицерлары халыкны,...

    Безнең илдә янгын сүндерүчеләр хезмәте элек-электән хөрмәт һәм ихтирамга лаек булды.

    Янгынга каршы көрәш эше тарихы янгын сүндерүчеләрнең җәмгыятькә аяусыз хезмәт итүдәге күпсанлы үрнәкләрен үз эченә ала. Патша Алексей Михайловичның 1649 елның апрелендә чыгарган боерыгы Россиядә янгын сагына нигез сала. Шул вакыттан алып янгын сүндерүчеләр һәм янгын хезмәте офицерлары халыкны, территорияләрне һәм матди кыйммәтләрне янгыннан саклау буенча бурычларын намуслы башкарып киләләр.

    - Янгынга каршы көрәш - гадәттән тыш хәлләрдә район халкы иминлеге системасының иң мөһим компонентларыннан берсе. Янгын сүндерүчеләрнең белеп эш итүләре һәм курку белмәс гамәлләре нәтиҗәсендә күпме кешеләрнең гомерләре, ничәмә-ничә миллион сумлык матди кыйммәтләр сакланып калынган, - дип билгеләп үтте районның башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Горбунов. - Ләкин янгыннар иң куркыныч һәм еш кабатлана торган техноген һәлакәт булып кала. Янгыннарны кисәтү, янгын сүндерү технологияләре нәтиҗәлелеген күтәрү - иң мөһим бурычлардан санала.

    Районның янгын часте базасында бердәм кизү-диспетчер хезмәте (БКДХ) формированиесе, "01 - коткару" хезмәте эшли. БКДХнең бердәм эше төрле төр һәлакәтләр һәм гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычына ашыгыч йогынты ясау мөмкинлеге бирә.

    Янгын сүндерүчеләр - искиткеч батыр йөрәкле кешеләр, күпчелегенә берничә белгечлек хас. Алар суда, җирдә һәм һавада бәлага тарган кешеләргә ярдәмгә килергә әзер.

    - Янгын сүндерүчеләр тәүлек әйләнәсе бәла килеп чыккан урынга чыгарга әзер, - дип сөйли янгын часте җитәкчесе вазифаларын башкаручы эчке хезмәт капитаны Руслан Ибляминов. - Аксубай гарнизоны коралланышында 3 берәмлек техника, янгынга каршы көрәштә кирәк булган башка техник кораллар бар, янгын сүндерүчеләр штатын 33 кеше тәшкил итә. Янгыннарны һәм кешеләр үлемен кисәтү - янгын хезмәтенең иң әһәмиятле юнәлешләреннән берсе. Әлеге функцияләр күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлегенә йөкләнгән. Күзәтчелек эшчәнлеге инспекторлары үзләренең җентекле хезмәтләре белән бер генә дистә янгынны кисәтеп калмадылар.


    2016 елда район объектларын контрольләүгә бәйле 23 чара үткәрелгән, 12057 торак йорт тикшерелгән. Янгын иминлеге кагыйдәләрен һәм нормаларын үтәмәүчеләргә карата административ кагыйдә бозулар турында 68 беркетмә төзелгән.


    Район халкының янгын иминлеген Аксубай янгынчылары белән беррәттән 2009 елның гыйнварендә Татарстан Президенты Боерыгы белән оештырылган Республиканың янгынга каршы хезмәтләре дә саклый. Бүгенге көндә районда ТР ППСның ике бүлекчәсе үзәк янгын частеннән күпкә ерак - Яңа Ибрай һәм МЮД торак пунктларында урнашкан янгын бүлекләре уттан һәм башка гадәттән тыш хәлләрдән саклап хәрби әзерлектә тора.

    Янгын часте һәм бүлекчә хезмәткәрләре кешеләр иминлеге өчен тырыш хезмәт куеп, үзләренә йөкләнгән бурычны лаеклы үтиләр. Торак пунктларда, икътисад объектларында янгын иминлеген тәэмин итү, янгыннарда кешеләр үлемен кисәтү буенча 2016 елда да янгыннар исәбен киметүгә бәйле күпьеллык тенденцияне саклап калуга ирешкәннәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: