Аксубаево
  • Рус Тат
  • Һәр эштә дә намуслы бул

    Дүшәмбе көнне безнең хезмәттәшебез, директор-мөхәррир урынбасары, газетаның җаваплы сәркатибе Николай Муравьев үзенең алтмыш яшьлек юбилеен билгеләп үтә. 35 ел дәвамында ул коллектив өчен кырыс җитәкче түгел, ә киң күңелле дус, остаз, укытучы булды. Һөнәр кешенең холкында да үзенең эзен калдыра, дип әйтәләр халыкта. Николай Муравьевның беренче һөнәре - метеоролог, журналист...

    Дүшәмбе көнне безнең хезмәттәшебез, директор-мөхәррир урынбасары, газетаның җаваплы сәркатибе Николай Муравьев үзенең алтмыш яшьлек юбилеен билгеләп үтә.


    35 ел дәвамында ул коллектив өчен кырыс җитәкче түгел, ә киң күңелле дус, остаз, укытучы булды.
    Һөнәр кешенең холкында да үзенең эзен калдыра, дип әйтәләр халыкта. Николай Муравьевның беренче һөнәре - метеоролог, журналист һөнәреннән ерак тора, ул холык формалаштыру гына түгел, аны мөхәррияткә дә алып килә.
    Николай Муравьев - җитмешенче елларда танылган район метеостанциясе хезмәткәре, редакциягә үз метео-күзәтүләрен бастырырга алып килә.

    - Аның язмаларын гадәттә төзәтергә туры килмәде, барысы да аңлаешлы, ачык, кыска язылган иде, - дип искә төшерә газетаның экс-редакторы Александр Заварихин. -Мин аны үзен иҗатта сынап карарга чакырдым. Ул сәләтле укучы булып чыкты, коллективка тиз кереп китте, метео-билгеләр генә түгел, шулай ук фельетоннар, юморескалар яза башлады.
    Сиксәненче буын вәкилләре хәтерлидер, газета битләрендә «муравьев»лы язу рәвешенең нинди булуын - үткен, көндәлек вакыйгаларга киная белән.

    - Бөтен эштә дә үз-үзең һәм укучы алдында намуслы булырга, - дип яшерми әйтте эштәге төп принцибын Николай Григорьевич һәм без, яшьләрне дә шуңа өйрәтә. - Һәр сүз, һәрбер тәкъдим гәзиттә - алтынга тиң.
    Ә 35 ел иҗади эшчәнлек алып барган вакыт эчендә газета сүзенә бәяне ул белә. Юкка түгел бит, язмышында текә борылыш ясап, яраткан эшен калдырып, ул Казан дәүләт университетына укырга керә һәм аны бишле билгеләренә генә тәмамлый, дипломын да нәкъ менә район гәзитенең абруен күтәрүне ныгыту турында яза.

    Безнең хәзерге вакытта инде мәрхүм хезмәттәшләр искә төшерүе буенча, аның кебек үк каләм тибрәтүчеләр - Роза Хәбибуллина, Александр Трофимов, Сергей Кузьмин -студент елларындагы һәм иҗаттагы хезмәттәшләре, журналистика факультетында Аксубай шәкертләрен бик озак истән чыгармадылар - алар фәннәрне тиз үзләштерделәр, ә аннары зачетларын бишлеләргә җиңел генә тапшырып чыктылар. Шәкерт Муравьев планлаштырган имидж турында да онытмадылар - сиксәненче елларда мөхәррир Александр Заварихин җитәкчелегендә район газетасы журналистлары «Авыл таңнары»ның иң яхшы ел район газетасы исеменә лаек булуына ирештеләр.
    Ә Николай Муравьев юморескалар һәм фельетоннар язу белән параллель рәвештә укучылар белән тере әңгәмә алып бара башлады - хатлар бүлеген җитәкләде. Укучылар күтәргән сорауларга җавап эзләп, ул үз мотоциклында бер көн эчендә дистәләгән километр юл уза иде. Юл уңаенда, иске гадәт буенча үзенең фенолог көндәлеген дә язып барырга онытмый - кара каргалар кайчан очып килгәннәр, кайчан беренче кар яуган. Шулай итеп, аның беренче метеоролог һөнәре, хобби булып калды. Һәм Николай Григорьевич ун ел элек бүгенге көндезге температура нинди булуы турында хәбәр итә ала. Куйбышевның метеорология училищесында алган белемнәре аңа яңа вазыйфага алынгач та ярап куя - авыл хуҗалыгы бүлеге белән идарә итүдә. Бу эштә аның белән авыл хуҗалыгы идарәсенең иң яхшы эшчеләре генә тиңләшә ала - һәм булган хәлләр буйлап район кырлары аркылыга да, буйга да йөреп чыгылган, Николай Муравьев бүген дә кайда нинди туфрак, һәм башак буенча бодайны урырга вакыт җиткәнме икәнен билгели ала.
    Ә тагын без - яшь буын, аны «йөри торган энциклопедия» дип саныйбыз - ул барысы турында да бөтенесен белә, барлык белем тармакларыннан һәм күбрәк тә. Кайчакта зур сөенеч белән ул өстәлдә онытып калдырган башваткыч китабын табып аласың һәм анда бер генә дә чишелмәгән сүзне күрмисең - аңа сүзлекләр дә, Интернет та кирәк түгел. Николай Муравьевның китапханәсендәге китап фондына теләсә нинди классиканы, детективны, тарихны бәяләүче кеше көнләшерлек.
    - Кайвакыт китапларга хезмәт хакының күпчелек өлеше китә иде, - дип яшерми әйтте Николай Григорьевич. - Казаннан алып кайттым, прилавка астыннан алдым …
    Аның өчен китапны дөрес бәяләүче буларак 80-90 нчы еллардагы товар җитешмәүчелек вакытында китап алмау куркынычы булмый.
    Аны бүгенге көндә дә буш вакытларында китап тоткан хәлдә күрергә мөмкин - йөреп, эш арасында укырга, уку гына түгел, ә мөһим фактларны блокнотына язган халәттә очратырга була. Шулай хәзерге эш тәртибе таләп итә - җаваплы сәркатип вазыйфасы, фактларны кирәкле вакытта кирәкле материалда куллана һәм чагыштыра белергә кирәк.
    Шулай ук ул үзенең тырышлык сорый торган бурычларына да җитди карый - биткә салыр алдыннан һәр сүзне, һәр җөмләне төгәл укып бастыра. Юл уңаеннан, йөдәтмичә генә, юмор белән, сүзнең бәясен онытмаска өндәп, безгә үзебезнең хаталарны күрсәтә.
    Николай Муравьев үзләре турында язганнарын һәм сөйләгәннәрен өнәмәгән буын кешеләреннән, ул бары тик үз эшен үти - тугрылык һәм хаклык белән үзенең туган район газетасына хезмәт итә.
    - Николай эштә һәрвакыт ышанычлы булды, - дип искә төшерә бергә эшләгән еллар турында татар дубляж буенча мөхәррир урынбасары Гәйшә Минхаерова. - Һәрчак ярдәмчел, әдәпле. Аның белән эшләү җиңел булды.
    - Николай Григорьевич минем өчен беренче остазым һәм укытучым булды - аның канаты астында мин 12 ел элек авыл хуҗалыгы бүлегендә хәбәрче булып эшли башладым, - диде «Татмедиа» ААҖ филиалы директор-мөхәррире Айдар Моратшин. - Укудан һәм шәһәр тормышыннан соң һөнәр нюансларына төшенергә кыен булды, ләкин Николай Григорьевич, минемчә, редакция эшләренең барлык юнәлешендә аксакал булып кына калмый, шул тәҗрибәсен мул итеп башкаларга да өләшә.
    Әллә очраклылык, әллә язмыш - ләкин Николай Муравьевның туган көне эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәменә туры килә. Һәм нәкъ менә Николай Муравьевтан үз вакытында редакциянең милиция белән хезмәттәшлеге башланды - ул үзенең фельетоннарында көмешкә кайнатучыларны һәм эчкечеләрне мыскыл итте, ул беренчеләрдән булып, гәзит битләрендә «Юл, иминлек, инспектор» сәхифәсен ачты, һәм аның аркасында редакция Татарстан ГИБДДсыннан Диплом алды.
    Әйтергә кирәк, Николай Муравьевның шәхси грамоталары да байтак -бастыру Министрлыгыннан, мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгыннан (төрле елларда безнең газета редакциясе аның канаты астында эшләгән), «Татмедиа» агентлыклары, «Татмедиа» ААҖ, район җитәкчеләреннән мактау грамоталары. Тик 35 ел эчендә алар күбрәк була алырлар иде -Николай Григорьевич үзенең тыйнаклыгы аркасында башкалар файдасына бүләкләрдән гел баш тартты.
    Ул бүтәннәр кебек фатир алмады, кыйммәт машинага һәм купшы көнкүрешкә акча эшләмәде. Аның каравы үз вөҗданы белән бер көйгә килеп, үзен бәхетле кеше итеп саный.Ул гаиләсен һәм балаларын ихлас ярата, оныкларын өзелеп сөя. Алар белән шахмат уйнарга, урманда чаңгыда йөрергә, гөмбә җыярга, балык тотарга ярата. Ул үз гадәтләренә тугры кала - таза-нык булу өчен иртүк торып, зарядка ясап һәм салкын су белән коенып, иртән кешеләр уянганда, ашыкмыйча гына эшкә барырга чыгып, журналист карашы белән әйләнә-тирәне күзәтеп, яраткан эшенә, район газетасының чираттагы санын бастырырга юнәлә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: