Аксубаево
  • Рус Тат
  • Погонлы кешеләргә рәхмәт

    Күптән түгел безгә Аксубай полициясенә мөрәҗәгать итәргә туры килде. Без аларның гади кешеләргә булган мөнәсәбәтен күреп гаҗәпләнеп кенә калмыйча горурландык та хәтта. Кизү частенда безне участковый Ирина Жарковага билгеләделәр. Ул безнең нинди гозер белән килүебезне тыңлады һәм безнең белән татарча аралашуга кереште. Жаркова безнең белән әдәпле генә итеп «Сез» дип...

    Күптән түгел безгә Аксубай полициясенә мөрәҗәгать итәргә туры килде.


    Без аларның гади кешеләргә булган мөнәсәбәтен күреп гаҗәпләнеп кенә калмыйча горурландык та хәтта. Кизү частенда безне участковый Ирина Жарковага билгеләделәр.
    Ул безнең нинди гозер белән килүебезне тыңлады һәм безнең белән татарча аралашуга кереште. Жаркова безнең белән әдәпле генә итеп «Сез» дип кенә сөйләште. Безнең белән әңгәмә корган вакытта телефон чылтырауларына җавап биреп, бер үк вакытта үзенә мөрәҗәгать иткән коллегаларының да эшкә кагышлы мәсьәләләрен хәл итте.
    Участковый безне тыңлап кына калмады, эше күп булуга, төшке аш вакыты булуга карамастан безнең подъездны килеп карады.
    Безнең подъездда өч педагог, алты бала яши, ә аларга, башкаларга караганда да дәресләргә әзерләнү өчен тынычлык кирәк. Дөрес, калганнары да тынычлыкны ярата. Әмма көне-төне эчеп, исереп, күңел ачып ятучылар да бар.
    Участковый шундый фатир хуҗаларының берсе белән профилактик әңгәмә үткәрде. Аның фатирдагы исерекләргә ялгызы гына ничек йогынты ясавына безнең гаҗәпләнүебезнең чиге булмады. Төнлә подъездда тынлык урнашты. Хәзер исә майор Жаркова әлеге уңышсыз фатирда еш «кунак».
    Ирина Григорьевна, зур рәхмәт Сезгә. Форсаттан файдаланып, Аксубай районы ОМВД начальнигы Сәлихҗан Сафинга да полиция хезмәткәрләренең оперативлыгы, белемлеге һәм профессинальлеге өчен рәхмәт белдерәсе килә. Полиция безнең өчен-горурлык һәм үрнәк.
    Октябрь урамындагы 31 нче йортта яшәүчеләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: