Аксубаево
  • Рус Тат
  • Педиатрия турында – саннарда

    Бер участок педиатры гамәлдә 800 балага хезмәт күрсәтергә тиеш булса да, бу сан 1100 кешегә кадәр арта. Аксубай районы сабыйларына район үзәк хастаханәсенең балалар поликлиникасында - биш участокта, Иске Ибрай табиблык амбулаториясендә һәм 52 ФАПта медицина хезмәте күрсәтелә. Тулы кыйммәтле педиатрия ярдәме күрсәтү өчен штат буенча 7 берәмлек педиатрия табибе...

    Бер участок педиатры гамәлдә 800 балага хезмәт күрсәтергә тиеш булса да, бу сан 1100 кешегә кадәр арта.

    Аксубай районы сабыйларына район үзәк хастаханәсенең балалар поликлиникасында - биш участокта, Иске Ибрай табиблык амбулаториясендә һәм 52 ФАПта медицина хезмәте күрсәтелә. Тулы кыйммәтле педиатрия ярдәме күрсәтү өчен штат буенча 7 берәмлек педиатрия табибе кирәк. Бүгенге көндә 5 табиб-педиатр педиатрия ярдәме күрсәтә.

    - 2016 елның 1 гыйнваренә Аксубай районында балалар исәбе 5513кә җитте, - дип сөйли педиатр Екатерина Воронина. - Балалар арасында күзәтелгән авырулар структурасында сулыш алу органнары авыруы - 44,8 процент тәшкил итә, шулай ук аш кайнату органнары авырулары да еш очрый - 25,1 процент, сөяк-мускул системасы авырулары - 92,5 процент, йогышлы авырулар - 3,45 процент, онкология авырулары - 1,1 процент. Безнең районда 122 инвалид бала исәптә тора.

    Балага бер яшь тулганчы аена бер тапкыр Чистай шәһәреннән невролог, психиатр һәм хирург чакырыла. Моның да шулай ук үзенә күрә уңайсыз яклары бар: бер көнне берүк вакытта 60-80 кешене чакырырга туры килә.

    2016 елда йогышлы инфекцияләргә каршы көрәш максатларында нарасыйларның 95,8 процентына вакцинация ясалды. Профилактика прививкаларыннан баш тартучылар санының югары дәрәҗәдә саклануы (нигездә дини карашларга бәйле) күрсәткечләрнең кимүенә китерә. Бүгенге көндә баш тарту сәбәпле 35 гаиләдә 138 бала прививка алмаган. Авыру килеп чыгу куркынычы һәм аларның нәтиҗәләре, өзлегү куркынычының бик түбән булуы хакында һәр гаилә белән шәхси әңгәмәләр үткәрелә.

    ТР җитәкчелеге һәм "Бәләкәч" программасы ярдәмендә 2010 елдан республика буенча 3 яшькә кадәр балаларга катнашма, эремчек, кефир һәм сөт сыйфатында махсус сөт продуктлары белән тәэмин итү программасы гамәлдә. Продуктлар һәр 5 көн саен Яшел Үзән сөт комбинатыннан кайтарыла.

    Поликлиниканың һәм стационарның балалар ягына капиталь ремонт ясау, участок педиатрларының кабинетларын җиһазлау мәсьәләләре кискен кала бирә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: