Аксубаево
  • Рус Тат
  • Патриотлар тәрбияли

    Шундый кешеләр бар - алар турында бары тик җылы сүзләр генә әйтәсе килә. Иске Ильдеряк мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Светлана Альметкина шундыйлардан. Ул - Россия Федерациясенең мактаулы хезмәткәре, "Мәгариф өлкәсендәге хезмәтләре өчен" билгесе белән бүләкләнгән, "Россия Федерациясенең иң яхшы укытучысы", "Елның сыйныф җитәкчесе" район конкурсы җиңүчесе. Светлана Викторовна...

    Шундый кешеләр бар - алар турында бары тик җылы сүзләр генә әйтәсе килә.

    Иске Ильдеряк мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Светлана Альметкина шундыйлардан. Ул - Россия Федерациясенең мактаулы хезмәткәре, "Мәгариф өлкәсендәге хезмәтләре өчен" билгесе белән бүләкләнгән, "Россия Федерациясенең иң яхшы укытучысы", "Елның сыйныф җитәкчесе" район конкурсы җиңүчесе.

    Светлана Викторовна чын-чынлап үз эшенең остасы. Ул һәр балага тарихны белү һәм аңлау кирәклеген, бүгенгесе көндә аның билгеләнеше турында җиткерергә тырыша. үз фәнен тирәнтен белә һәм укучыларда да тарих дәресләренә кызыксыну уята.

    - Мин аның дәресләрен яраттым, - ди мәктәпнең чыгарылыш укучысы Александр Краснов. - Ул уку материалын аңлаешлы, гади итеп җиткерергә омтыла. Светлана Викторовна үтә таләпчән мөгаллимә булса да, аның күңеле изгелек белән тулган. Укытучым булышлыгы белән мин "Авылның талантлы 100 баласы" акциясендә җиңүче булдым, ике тапкыр район башлыгы грантын алдым, һәр елны Россия тарихы, җәмгыять белеме һәм хокук буенча олимпиадаларда призлы урыннарны яуладым. Ул мине зур аудитория каршында чыгыш ясарга, үҗәтлеккә, куйган максатка ирешергә өйрәтте, үз-үземә ышаныч хисләре уятты (болар барысы да миңа киләчәктә юрист һөнәрен сайлаганда ярдәм итәчәк).

    - Мәктәпкә ул авыл фельдшеры булып эшләгәндә килде, - дип сөйли педагогик хезмәт ветераны Лидия Горбунова. - Мәктәптә укыту дәверендә һәрвакыт сыйныф җитәкчесе булып тора. Сыйныфны кабул иткәндә балаларның киләчәктә сәламәт булып, хәзерге заман шартларында югалып калмыйча, кирәкле һөнәр сайлаулары өчен бөтен тырышлыгын куя.

    - Хәтерлим әле, миңа җиде яшь иде, мин әти янында утырам һәм аның дәресләргә ничек әзерләнгәнен исем китеп күзәтәм, - дип уртаклаша Светлана Альметкина. - Укытучы һөнәре миңа тормышта иң мөһим һәм әһәмиятле эшләрнең берсе булып тоелды! Мин, һичшиксез, укытучы булырга тиеш, дигән максат куйдым. Укытучылык эшчәнлеген башлаганда, әтинең тапкыр киңәшләре һәм әнинең урынлы кисәтүләре миңа дөрес юл сайларга ярдәм итте. Әти-әнием янәшәмдә юк инде, шулай да үземнең барлык эш-гамәлләремне, карарларымны аларны күз алдыма китереп башкарам.

    Светлана Викторовна мәктәпне тәмамлаганнан соң укучыларының тарих укытучылары, югары уку йортлары мөгаллимнәре, юристлар, прокурор ярдәмчеләре булуларын үзенең хезмәт җимеше итеп күрә. Аларга таләп зур. Алар уңышларга ирешәләр. Алар укытучыларына рәхмәтле. Димәк, ул барысын да дөрес эшләгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: