Аксубаево
  • Рус Тат
  • Оператив хезмәтләр һәрвакыт сафта

    Пәнҗешәмбе көнне Аксубайда көтмәгәндә тулы хәрби экипировкада - каска кигән, автоматлар таккан - полиция хезмәткәрләре һәм ашыгыч хезмәтләр - полиция, МЧС, үзәк хастаханә, газ хезмәте һәм ЧЭС автомашиналары пәйда булды. Полиция хезмәткәрләре Мәдәният йорты һәм янәшәдәге биналар янында позицияләр алдылар. Аларны күреп үтеп баручылар да хафага төшкән, ә аксубайлылар редакциягә...

    Пәнҗешәмбе көнне Аксубайда көтмәгәндә тулы хәрби экипировкада - каска кигән, автоматлар таккан - полиция хезмәткәрләре һәм ашыгыч хезмәтләр - полиция, МЧС, үзәк хастаханә, газ хезмәте һәм ЧЭС автомашиналары пәйда булды.

    Полиция хезмәткәрләре Мәдәният йорты һәм янәшәдәге биналар янында позицияләр алдылар. Аларны күреп үтеп баручылар да хафага төшкән, ә аксубайлылар редакциягә шалтырата башладылар. Бистәдә нәрсә булган соң?

    - Татарстан Республикасының оператив штабы хезмәткәрләре террористик актлар яки тормышка куркыныч янаган очракларда нинди көчләр һәм чаралар кулланылачагын тикшереп карадылар, - дип аңлатма бирде Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча полиция бүлеге җитәкчесе урынбасары (җәмәгать тәртибен саклау буенча) подполковник Владимир Семенов.

    Полиция хезмәткәре сөйләгәнчә, кизү бүлегенә "Мәдәният йортына коралланган 5 яшь кеше йөгереп керде һәм икенче катта ату тавышлары ишетелә" дигән кереш хәбәр килеп ирешә. Өйрәнү тревогасы буенча ЭЭМның шәхси составы һәм районның оператив хезмәтләре күтәрелә.

    Владимир Семенов сүзләренә караганда, "хәбәр" көтмәгәндә килеп ирешә, ләкин район куелган бурычны уңышлы үти - Татарстан Республикасының оператив штабы Аксубай "махсус хезмәтләре" эшчәнлеген "канәгатьләнерлек" дип бәяләде. Контртеррористик операцияләр үткәрү, террорчылыкка каршы көрәштә барлык ведомстволарның бердәм эшчәнлеге буенча төп мәсьәләләр гамәлдә тикшерелде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: