Аксубаево
  • Рус Тат
  • Һөнәре – пешекче

    Татьяна Ефимова (рәсемдә) автомат-дуңгызчылык комплексы ашханәсе бусагасын атлап кергән көннән алып өч дистә елдан артык вакыт үткән. Бу вакыт эчендә предприятиедә үзгәрешләр аз булмый. Яхшылары да, начарлары да. Әмма бер нәрсә үзгәрешсез кала-дуңгызчылык комплексы хезмәткәрләре, төзүчеләр, игенчеләр һәрвакыт тулы кыйммәтле төшке аш белән тәэмин ителә. Кухня җиһазлары мактанырлык булмаса да,...

    Татьяна Ефимова (рәсемдә) автомат-дуңгызчылык комплексы ашханәсе бусагасын атлап кергән көннән алып өч дистә елдан артык вакыт үткән.


    Бу вакыт эчендә предприятиедә үзгәрешләр аз булмый. Яхшылары да, начарлары да. Әмма бер нәрсә үзгәрешсез кала-дуңгызчылык комплексы хезмәткәрләре, төзүчеләр, игенчеләр һәрвакыт тулы кыйммәтле төшке аш белән тәэмин ителә. Кухня җиһазлары мактанырлык булмаса да, пешекчеләр тәмле ризыклар пешереп сыйларга тырышалар. Комплекс биналары күз алдында пәйда була, эшчеләрне көненә өч тапкыр ашатырга туры килә.
    Урып-җыю компаниясе вакытында, семинарларда, башка бәйрәмнәрдә ашханә киеренке режимда эшли. Менә шуның өчен өйдән иртә таңнан чыгып киткән пешекчеләр кичке карагыда гына кайтып керәләр.
    Йорт хуҗабикәсе, ана булган кешегә барысына да җитешүе җиңел булмый. Шулай да улы һәм кызына лаеклы тәрбия бирә ул. Ә бүгенге көндә оныгы үсеп килә аның.
    28 ноябрьдә Татьяна Васильевна юбилеен билгеләп үтте. Үзе хезмәт куйган коллектив аны ихлас котлап, сәламәтлек һәм бәхет тели.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: