Аксубаево
  • Рус Тат
  • Намуслы хезмәткәр

    "Аксу Агро" сөт савучылары көненә 20 тоннага якын сөт савып алалар. Әлфия Сөләйманова монда инде 5 ел хезмәт куя. Ул Иске Ибрай авылында яши. - Ул хезмәт сөючән һәм җаваплы хезмәткәр, - дип сөйли терлекчелек комплексының смена җитәкчесе Василий Муллин. - Аның кулларында барлык эш тә җитез башкарыла. Әлфиягә 54...

    "Аксу Агро" сөт савучылары көненә 20 тоннага якын сөт савып алалар.

    Әлфия Сөләйманова монда инде 5 ел хезмәт куя. Ул Иске Ибрай авылында яши.

    - Ул хезмәт сөючән һәм җаваплы хезмәткәр, - дип сөйли терлекчелек комплексының смена җитәкчесе Василий Муллин. - Аның кулларында барлык эш тә җитез башкарыла.

    Әлфиягә 54 яшь. Терлекчелек тармагында ул гомере буена эшләгән. Аның бакчалары да бик матур, йорты да җитеш. Авыл кешесе буларак терлекләрне дә кечкенәдән карарга өйрәнгән.

    - Сөтлебикәләргә мөнәсәбәт яхшы булырга тиеш, аларга наз бүләк итәргә кирәк, - дип бүлеште сыер савучы. - Алар аны тоялар, шуңа күрә сөт тә күбрәк һәм сыйфатлы була.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: