Аксубаево
  • Рус Тат
  • Мөһим эшләр башкарып

    Анатолий Герасимов - "Аксубай"АФ" ҖЧҖнең иң алдынгы механизаторларының берсе. Андый кеше турында бар гомерен җир эшенә багышлаган дип әйтергә була. Ул хезмәт сөючән, үзенә йөкләнелгән эшне җиренә җиткереп башкаручы хезмәткәр. - Анатолий Ивановичка теләсә нинди эшне дә ышанып тапшырырга була, ул һәр нәрсәгә җавапчыл якын килә, - дип характерлый аны...

    Анатолий Герасимов - "Аксубай"АФ" ҖЧҖнең иң алдынгы механизаторларының берсе.

    Андый кеше турында бар гомерен җир эшенә багышлаган дип әйтергә була. Ул хезмәт сөючән, үзенә йөкләнелгән эшне җиренә җиткереп башкаручы хезмәткәр.

    - Анатолий Ивановичка теләсә нинди эшне дә ышанып тапшырырга була, ул һәр нәрсәгә җавапчыл якын килә, - дип характерлый аны агрофирма бүлеге управляющие Владимир Дмитриев. - Кыр эшләре кайнаган чорда без аның кебек хезмәтчәннәргә зур ышаныч баглыйбыз. Аның эш тәҗрибәсе һәм хуҗаларча җаваплылык тотуы яшь коллегалары өчен бәя биреп бетергесез байлык.

    Механизаторларның буш вакытлары юк диярлек. Алар елның теләсә кайсы фасылында мөһим эшләр белән мәшгуль. Язгы чәчү эшләре башлану белән механизаторлар басу-кырларны тырмаладылар. Әлеге агрочара тәмамланганнан соң, чәчүгә керештеләр. Бүгенгесе көндә ул МТЗ 1221 тракторында бөртеккә кукуруз чәчә. Бу хуҗалыкта әлеге культурага ике мең гектардан артык җир бүлеп бирелгән. Эшнең күп өлеше башкарылган инде. Монда, әлбәттә инде, Анатолий Герасимовның да хезмәт өлеше бар.

    Чәчү тәмамланганнан соң аның өчен тагын бер җаваплы вакыт - азык хәзерләү чоры башлана.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: