Аксубаево
  • Рус Тат
  • Кадрлар бүлеге хезмәткәре – кызыклы һөнәр

    Безнең район вәкиле - "Аксубай" агрофирмасының кадрлар бүлеге инспекторы Антонина Якимова - "ТР агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече" Грантын алу бәйгесендә җиңүчеләр арасында. Ул "Иң яхшы кадрлар бүлеге хезмәткәре" категориясендә грант отты. Антонина Николаевнаны әлеге бәйгедә катнашуга очраклы гына тәкъдим итмәделәр. Бу өлкәдә аның тәҗрибәсе җитәрлек, районда андыйлар бармак белән...

    Безнең район вәкиле - "Аксубай" агрофирмасының кадрлар бүлеге инспекторы Антонина Якимова - "ТР агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече" Грантын алу бәйгесендә җиңүчеләр арасында. Ул "Иң яхшы кадрлар бүлеге хезмәткәре" категориясендә грант отты.

    Антонина Николаевнаны әлеге бәйгедә катнашуга очраклы гына тәкъдим итмәделәр. Бу өлкәдә аның тәҗрибәсе җитәрлек, районда андыйлар бармак белән генә санарлык. Һәм ул, чын һөнәр иясе буларак, барлык этапларны да уңышлы үтеп, җиңүче булды.

    - Антонина Николаевна - безнең аппаратның иң яхшы хезмәткәрләреннән берсе, - дип мактап сөйли Әхнәф Сөниев. - Үз эшен барлык таләпләр буенча белеп һәм оста алып бара.

    Кадрлар хезмәте бүлеге инспекторларының вазифасы күпкырлы. Бу эшкә кабул итү, эштән азат итү, эш урыны буенча күчерүгә бәйле документларны рәсмиләшетрү. Агрофирмага эшкә керергә килгән һәр кеше, иң башта, нәкъ менә аның белән аралаша. Коллективта еллар буе аның белән эшләгән кешеләр Антонина Николаевна турында позитив, ачык күңелле кеше диләр. Кадрлар бүлеге инспекторлары шундый булырга тиеш тә инде.

    - Минем һөнәрем үтә дә кызыклы, - ди Антонина Николаевна. - Безнең коллектив зур, бүгенге көндә 362 кеше хезмәт куя һәм һәр хезмәткәрнең шәхси эше тәртиптә булырга тиеш. Көндәлек практикада иң күңелле мизгел - ул үзебезнең хезмәткәрләрне бүләкләүгә документлар әзерләү. Алар өчен үзең бүләк алган күк сөенәсең.

    Антонина Якимова кадрлар бүлеге хезмәткәре һөнәре турында хыялланмый. Ул элек санэпидемстанциядә эш башкаручы булып эшли. Икътисад һәм хокук институтын тәмамлый. Станция бетерелгәч, ВАМИНга эшкә урнаша. Бу оешмада да үзгәртеп корулар килеп чыккач, аның белеме, һөнәри осталыгына таләп үсә. Соңгы елларда ул монда хезмәт куя. Ире белән кыз бала тәрбияләп үстерәләр, ул мәктәптә белем ала. Үз көчләре белән өй җиткезәләр. Төзелеш алып барган гаилә өчен грант акчасы бер дә артык түгел. Агрофирма аппараты коллективында аның җиңүен куанып кабул иткәннәр. Яхшы хезмәткәр булу файдалы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: