Аксубаево
  • Рус Тат
  • Икътисади җинаятьләргә каршы көрәштә

    Кичә озак еллар икътисад җинаятьчелегенә каршы көрәш алып баруда хезмәт куйган эчке эшләр ветераннары һәм хезмәткәрләр - РФ ЭЭМ системасында Икътисади иминлек бүлекчәләре барлыкка килгән көнне бәйрәм иттеләр. Бәйрәм тарихы тамырлары белән, социаль милекне урлау һәм спекуляциягә каршы көрәш бүлеге (ОБХХС) барлыкка килгән ерак 1937 елга барып тоташа. 1992 елда...

    Кичә озак еллар икътисад җинаятьчелегенә каршы көрәш алып баруда хезмәт куйган эчке эшләр ветераннары һәм хезмәткәрләр - РФ ЭЭМ системасында Икътисади иминлек бүлекчәләре барлыкка килгән көнне бәйрәм иттеләр.

    Бәйрәм тарихы тамырлары белән, социаль милекне урлау һәм спекуляциягә каршы көрәш бүлеге (ОБХХС) барлыкка килгән ерак 1937 елга барып тоташа.

    1992 елда Россия ЭЭМ каршында Икътисади җинаятьләр буенча Баш идарә (ГУЭП) оеша, аннан соң ул ГУБЭП итеп үзгәртелә. 2001 елда ул Россия ММЭның криминаль милиция хезмәте составына кертелә. Ә 2011 елда ЭЭМдагы үзгәртеп коруларга бәйле ДЭБ Россия ЭЭМның Икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш Баш идарәсе (ГУЭБмПК) итеп үзгәртелде.

    Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлек җитәкчесе Илнар Камалиев сүзләренә караганда, бүген икътисади җинаятьләргә каршы көрәш - бүлек эшчәнлегенең иң өстенлекле юнәлешләреннән берсе. Бүлек хезмәткәрләре дәүләт һәм муниципаль милекне, шулай ук бюджет средстволарын канунлы куллануга оешмалар, учреждениеләр эшчәнлеген тикшерүне оештыралар.

    Шулай ук торак, белем бирү, сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы тармакларында өстенлекле милли проектларны финанслау кысаларында бүлеп бирелгән средстволарны максатчан куллану буенча да тикшерүләр үткәрәләр.

    - 2016 елда бүлек икътисади юнәлештәге 17 җинаятьне ачыклады. Шуның дүртесе - дәүләт хөкүмәтенә, дәүләт хезмәтләренә һәм җирле үзидарәләр органнары хезмәтләренә каршы кылынган. Бюджет средстволарын үзләштерүгә бәйле - 4, сәламәтлек һәм тормыш өчен куркыныч алкоголь продукциясе сату өлкәсендә 3 җинаять ачыкланган, - дип шәрехләде Илнар Камалиев. - Авыл җирлекләренең берсендә башкарма комитет хезмәткәрләренең акча үзләштерүенә бәйле 4 факт ачыкланды - гаепле затка карата җинаять эше ачылды, ул җинаять җәзасын үтәп 50 мең сум күләмендә штраф түләде.

    Районда икътисади җинаятьләргә каршы көрәш хезмәтен икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш буенча өлкән лейтенант Алексей Ионов җитәкли. Бүлек җитәкчесе Илнар Камалиев сөйләвенчә, өлкән лейтенант Ионов - алгы карашлы, намуслы хезмәткәр, ул кыска вакыт аралыгында оператив хезмәт эшчәнлегендә уңай нәтиҗәләргә ирешә алды.

    - "Икътисади җинаять", "икътисади җинаятьчелек" төшенчәләре соңгы ун елда еш яңгырый. Кызганыч, әмма җиңел юл белән матди файда алырга теләүчеләр безнең районда да бар. Кыңгыр эш - кырык елдан соң да беленә, дигән мәкальне истән чыгармаска кирәк, - ди Алексей Ионов. - Ел башыннан гына, шул исәптән авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре урынбасарларына карата ачылган 4 җинаять эше моның ачык мисалы. Моннан тыш, составында спирт булган продукцияне канунсыз сату да аерым күзәтү астында. Продукция йолып алына һәм Урта Идел буе суд экспертизасы үзәгенә җибәрелә. Әгәр анда сыекчаның куллану өчен куркыныч булуы да раслана икән, сатучыга карата җинаять эше ачыла.

    Алексей исә, 18 ел гомерен икътисади җинаятьләргә каршы көрәшкә багышлаган ЭЭМ ветераны Анатолий Горбуновны үзенең остазы итеп саный.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: