Аксубаево
  • Рус Тат
  • Иң мөһиме – укучыларның сөенече

    Иске Мокшино мәктәбенең физик культура укытучысы, ДЮСШ тренеры Рәис Бикулов "Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы" күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Педагог Бикуловны районда ничәмә-ничә буын мәктәп укучысын тәрбияләгән спортчы һәм бард җырларын башкаручы буларак яхшы беләләр. Ул ике юнәлештә дә уңышлар яулаган шәхес. Рәис Морза улы исә моны гаиләсенең...

    Иске Мокшино мәктәбенең физик культура укытучысы, ДЮСШ тренеры Рәис Бикулов "Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы" күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

    Педагог Бикуловны районда ничәмә-ничә буын мәктәп укучысын тәрбияләгән спортчы һәм бард җырларын башкаручы буларак яхшы беләләр. Ул ике юнәлештә дә уңышлар яулаган шәхес. Рәис Морза улы исә моны гаиләсенең биеклекләргә этәреп, илһамландыруы белән аңлата.

    Рәиснең әти-әнисе - авыл хезмәтчәннәре булган Бикуловлар аны бары тик авыл укытучысы итеп кенә күрергә телиләр. Ә егетнең спорт белән җитди шөгыльләнүен хуплап бетермиләр. Булачак укытучы параллель рәвештә музыка белән дә шөгыльләнә, ансамбльдә уйный. Педсоветларның берсендә, Бикулов музыка белән мавыга, баскетболдан читләшә, дигән мәсьәлә күтәрелә. Ул вакытта физик әзерлек совет заманы шәхесе булып җитешү өчен җитди һәм мөһим аргумент була.

    Яшь педагог укуын тәмамлап, туган авылы - Иске Мокшино мәктәбенә эшкә кайта (аның хезмәт кенәгәсендә бары тик бер - эшкә кабул итү турындагы язу гына бар). Рәис Бикулов укучыларны спортка актив җәлеп итеп кенә калмый, вокаль уен кораллары ансамблендә дә уйный. Армиядә хезмәт иткәндә дә музыка белән мавыгуны ташламый (Төньяк флотта хезмәт итә, бөтен Советлар Союзын әйләнеп чыга һәм дүрт океанны күреп, яшерен йөкләрне озатуда катнаша).

    Армиядә тормыш мәктәбен үтеп, педагогик тәҗрибә туплаган һәм һөнәрен дөрес сайлавына ышанган Рәис Морза улы Казан педагогия институтының спорт факультетына укырга керә һәм аны уңышлы гына тәмамлый.

    - Туган мәктәбемдә 40 елдан артык эшлим, укытучылык һөнәрен сайлавыма үкенмим, эшем минем өчен хобби да булып тора, - дип сөйли мөгаллим.

    - Рәис Морза улы - үз эшенә баш-аягы белән чумган, балаларны яраткан укытучы. Аның өчен иң мөһим җиңү - ул үзләренең тренерларына ышанган һәм аның кебек булырга омтылган балаларның иксез-чиксез сөенечләре, - дип билгеләп үтте балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Нияз Хисмәтов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: