Аксубаево
  • Рус Тат
  • Хөрмәтләделәр һәм бүләкләделәр

    Эчке эшләр органнары ветераннары бәйрәмнәрен тантаналы рәвештә билгеләп үттеләр. Универсаль технологияләр техникумында эчке эшләр ветераннары, толлар, Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчелеге җыелды. - Безнең төп казанышыбыз - ул ЭЭМ ветераннары хезмәт еллары дәверендә туплаган тормыш тәҗрибәсе. Безгә алмашка килгәннәргә күрсәтер, сөйләр һәм тәҗрибә уртаклашыр хәзинәбез бар безнең, -...

    Эчке эшләр органнары ветераннары бәйрәмнәрен тантаналы рәвештә билгеләп үттеләр.

    Универсаль технологияләр техникумында эчке эшләр ветераннары, толлар, Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчелеге җыелды.

    - Безнең төп казанышыбыз - ул ЭЭМ ветераннары хезмәт еллары дәверендә туплаган тормыш тәҗрибәсе. Безгә алмашка килгәннәргә күрсәтер, сөйләр һәм тәҗрибә уртаклашыр хәзинәбез бар безнең, - диде үзенең сәламләү чыгышында ветераннар оешмасы рәисе Шамил Сәхабетдинов.

    ЭЭМ ветераннарының актив тормыш позициясе алып торулары хакында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров үзенең котлавында билгеләп үтте.

    Ветераннар оешмасының нинди эшләр башкарулары, бүлеккә ярдәм итүләре, күп кенә эшләрнең ветераннар оешмасы тырышлыгы белән гамәлгә ашуын Россия ЭЭМның Аксубай районындагы бүлеге җитәкчесе Илнар Камалиев билгеләп үтте. ЭЭМ ветераннарының республика оешмасы җитәкчесе дә үзенең тәбрикләү чыгышында ветераннар оешмасы эшчәнлегенә бәя бирде. Сүзләр белән генә түгел, ә иң лаеклыларга бүләкләр тапшырып. Виктор Максимов - "ЭЭМның Мактаулы ветераны" билгесенә, Әнәс Низамов Рәхмәт хатына лаек булдылар. Россия ЭЭМ бүлегеннән актив ветераннарга Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Тантана гаеплеләренең берсе генә дә игътибардан читтә калмады - алар хөрмәтенә җырлар башкарылды һәм иң җылы котлау сүзләре яңгырады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: